• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Дөнья гаме сыйган күңел

Опубликовано: 03.03.2015

Күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинны белмәгән, аның берсеннән-берсе матур шигырьләрен укып ләззәтләнмәгән,  татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелгән җырларын тыңлап моңланмаган кеше юктыр, мөгаен. Әдәбият сөючеләр Р.Миңнуллинның китапларын һәрвакыт көтеп алалар. Мәктәп укучылары  һәм, гомумән, шагыйрь иҗатына битараф булмаган милләттәшләребез өчен,  күптән түгел, шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен үзенә туплаган китап дөнья күрде. Әлеге китапны төзүче - филология фәннәре докторы  Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы. Шушы уңайдан, 2015 нче елның 3 нче мартында,  гимназиябездә, Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин белән   кызыклы очрашу булды. Укучылар Роберт абыйларын бик нык дулкынланып, зур әзерлек белән көтеп алдылар, шуңа күрәдер дә, очрашу ифрат дәрәҗәдә җанлы, җылы узды. Ул чын-чынлап шигырь һәм җыр бәйрәменә әверелде. Балалар, чын артистларга хас булган осталык белән шагыйрь абыйларының җыентыкта урын алган әсәрләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар.

            Очрашуга танылган галимебез  Галимуллин Фоат  Галимулла улының килүе дә нур өстенә нур булды. Аның тирән эчтәлекле чыгышын барыбыз да зур кызыксыну белән тыңладык.  Башка кунакларның чыгышы да укучылар күңеленә хуш килде.

            2015 нче ел - республикабызда  Әдәбият елы дип игълан ителде. Гимназиябездә Әдәбият елын Халык шагыйре Р. Миңнуллин   башлап җибәрүе дә безнең өчен зур горурлык.

            Китапны тәкъдир итү кичәсенә килгән Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге студентлары , әлеге бүлекнең гимназиябездә педагогик практика үтүче кызлары күңелендә дә  бу очрашу озак сакланыр дип уйлыйбыз.



К списку новостей