• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Моңга әверелгән Такташ

Опубликовано: 12.12.2014

Узып баручы 2014 нче ел Татарстан республикасында Мәдәният һәм сәнгать елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан җөмһүриятебездә күп кенә чаралар уздырылды. Безнең 27 нче гимназия коллективы да әлеге вакыйгалардан читтә калмады, чираттагы зур чара татар халкының даһи шагыйре Һади Такташка багышланды. 11 нче декабрь көнне гимназия мәркәзебезнең мәдәни һәм әдәби ноктасына әверелде, дисәк тә һич арттыру булмас. Яраткан шагыйребез Һ.Такташ исемен мәңгеләштерү, Казан шәһәре мәгариф идарәсе тәкьдиме белән төзелгән "Яңарыш" мега-проектын  тормышка ашыру максатыннан, "Яңа федераль дәүләт стандартларына күчү шартларында урта һәм югары мәктәптә Һади Такташ поэзиясен өйрәнү"дигән темага "Түгәрәк өстәл" оештырылды. "Түгәрәк өстәл"гә республикабызның күренекле фән эшлеклесе, профессор Азат Шәймулла улы Зыятдинов, ТР Президенты  каршындагы  Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының директоры Хашимова Нурия Миңнеәхмәт кызы, танылган язучылар: Г.Гыйльманов, Р.Гаташ, Р.Аймәт, күренекле галимебез Фоат Галимуллин, әдәбият  белгечләре Н.Йосыпова, Г.Гайнуллина, Г.Низаметдинова, ТР атказанган укытучысы, шәһәр мәгариф идарәсе методисты И.Галеева,  югары категорияле укытучы Г.Тарханова, күп санлы студентлар, гимназиябез укучылары, укытучылар катнашты. Очрашу гимназия директоры Л.Хөснетдинова, татар теле укытучылары Г.Нурмиева, Н.Абдульманова тарафыннан югары дәрәҗәдә оештырылды. Чарага килгән һәр кеше фикер алышуларның бик кирәкле һәм  урынлы булуын,  җылы, дустанә мөнәсәбәттә узуын билгеләп узды. Әйтелгән фикер-тәкъдимнәр нигезендә Резолюция кабул ителде.



К списку новостей