• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Поздравление с юбилеем театра кукол «Әкият»

Опубликовано: 20.11.2014

Хөрмәтле Татар дәүләт «Әкият» курчак театры  коллективы!

         Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәбез.

Сабыйлар күңеленә изгелек, игелеклелек орлыклары салучы, нәни йөрәкләрдә шәфкатьлелек очкыннары кабызучы фидакарь затлар! Без сезнең хезмәтегез алдында баш иябез, сезгә  сокланабыз, зур рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

 Сезнең коллективка югары  сәнгати зәвык, талант хас, сезнең үз йөзегез, үз кыйблагыз бар. Сез тудырган образлар аша, балалар гына түгел, без - олылар да тылсымлы әкият дөньясына чумабыз, нәкъ бөек Тукай әйткәнчә: “Көләрлек булса-көләбез, булмаса - елыйбыз!” Халкыбызның энҗе –мәрҗәннәргә тиң булган иҗатыннан оста файдаланып, тамашачы күңелендә гамьле уйларны кузгатып җибәрүегез өчен дә сезгә баш иябез!

Кадерле театр әһелләре! Яшь буынның күңел байлыгын үстерүгә, рух ныклыгын арттыруга куйган көчегез һичкайчан кимемәсен! Хезмәтегездән ләззәт алып, алга таба да рухланып иҗат итегез!

Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназия коллективы.

 

Ноябрь, 2014 ел



К списку новостей