• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Туган телләр көне

Опубликовано: 26.02.2014

 21нче февраль - туган телләр көне
      Уку йортыбызда дөнья күләмендә зурлап билгеләп үтелә торган  бәйрәм - Туган телләр көне уздырылды. 9а сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Нурмиева Г.В.  тарафыннан матур эчтәлекле кичә тәкъдим ителде. Кичәне әзерләүдә "Җилкән" түгәрәге җитәкчесе Рәисә Ивановна һәм гүзәл җырлары белән күңелләрне сөендерүче "Ләйсән " ансамбле җитәкчесе Венера Дамировна да зур хезмәт куйдылар.

Чараның төп максаты - туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү,  туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү булды. Төрле телләрдә шигырьләр яңгырады, җырлар җырланды, шулай ук телгә мөнәсәбәт турында Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, филология фәннә­ре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, газетада “Туган тел дәресләре” сәхифәсен алып баручы Рүзәл Абдуллаҗанович Юсупов чыгыш ясады. Кичә татар халкының гимны буларак яңгыраучы  "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

         21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче  февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның “Ана теле бер булыр” дигән мөрәҗәгате :

                                                                                                                                                                          Ана теле бер булыр

      Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына  әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп  белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

       Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

      Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

                                                                                                                                                                                                 Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры                 

Аңла, балам... 

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла, балам, сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.
    
         Вакыт белән бергә үзгәрә бел
         Телләр өйрән, балам, дөнья күр.
        Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:
        Бу – Ватанны сату белән бер.
                      Син тугач та, ана сөте белән
                      Иренеңә тамган туган тел.
                      Туган телең җуйсаң, әнкәеңне
           Онытуың булыр, балам, бел!


К списку новостей