Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
«Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!»
Опубликовано: 23.12.202518, 23нче декабрьдә Татарстан Республикасында «Барысын да белем генә хәл итә: белгеч белән тикшерәбез!» дип исемләнгән региональ акцияләр узды.
Акция дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү кысаларында үтә. Төп максат: 2026 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда кулланыла торган контроль үлчәү материалларының үзенчәлекләре белән танышу, агымдагы елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының психологик әзерлеген күтәрү һәм белем бирү мөнәсәбәтләрендә укучыларның әзерләү сыйфаты турында объектив мәгълүмат алу мөмкинлеге бирү.
9,11нче сыйныф укучылары “Математика” фәненнән дәүләт йомгаклау аттестациясе процедурасының барлык этапларын үтеп, үзләренең белем дәрәҗәсен сынап карады. Тикшерү нәтиҗәләре буенча башкарылган эшләргә анализ ясалачак, катлаулы темалар тикшереләчәк һәм эксперт-педагоглар консультациясе үткәреләчәк.
Аудиториядә оештыручылар ролендә тәҗрибәле оештыручылар белән бергә 8,10нчы сыйныф укучылары катнашты. Имтиханны оештыручылар ролендә булу укучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыруның бөтен процессын күрергә мөмкинлек бирде.
2026 елда безнең чыгарылыш укучыларына уңышлар телибез!
#образованиетатарстан
#ГИА2026
#сдаемвместетатарстан
#сдаемвместе2026 #готовимсявместерт #готовимсякГИА.
К списку новостей




