• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Батырлык дәресләре

Опубликовано: 24.01.2014

24нче гыйнварда һәр сыйныфта "Батырлык дәресләре" узды. 5-11 сыйныфларда укучылар алдында ветераннар чыгыш ясады. 8а сыйныфында Чебатарева Валентина Петровна үз башыннан кичкән вакыйгалар белән уртаклашты.

     Сугышның  79 нчы көнендә ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немец-фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән.

     Шәһәр өчен авыр көннәр  башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12 сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит-30-35 көнгә, май-45. шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык  сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калаган була. Ләкин алда-29 ай, 900 көн...

    Тора-бара шәһәрдә ягулык запаслары беткән.Өйләрдә электр  утлары сүнгән.1942 елның 25 гыйнварында шәһәрне су белән  тәэмин итеп торган соңгы су станциясе дә сафтан чыга.  Китерелгән суга  көннәр буе чират торганда ач, хәлсез кешеләр шунда егылып та үлгәннәр, фашист самолётларыннан кача-кача  кеше мәетен өстерәүче хәлсез кешеләр...

     Карточка системасы буенча кертелгән азык-төлек нормалары көн саен кими барган.Икмәккә көнлек норма 125 г.га калган. Анысы да  агач чүбе кушып пешерелгән.
      
Блокадада калучылар арасында балалар да күп булган. Ләкин үлүчеләр аларның саны өлкәннәргә караганда азрак. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки өлкәннәр үзләренә дә аз гына бирелгән икмәкнең дә күбесен сабый балаларына биргәннәр. Менә икмәкне өлкән буын кешеләре нигә бик  кадерлиләр икән...

      Ленинградлылар арасында гаиләләре белән үлүчеләр күп булган. Валентина Петровнаның да гаиләсендә барлык ир балалар үлеп бетә. Берникадәр вакыттан алар әнисе белән икәү генә калалар.
      Укучылар Валентина Петровнаның чыгышын бик игътибар белән тыңладылар, дәрес ахырында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ветеран алып килгән гәҗиттәге чыганаклар, альбомнар, китаплар белән таныштылар.



К списку новостей