• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Ленинград камалышы алыну көненә 70 ел!

Опубликовано: 25.01.2014

24нче гыйнварда гимназиябездә зур чара - Сугышчылар Даны көне - Ленинград камалышы алынуның 70 еллыгы билгеләп үтелде. Бу көнне барлыгы 23 ветеран килде. Иң элек конференция залында алар Ленинград камалышы вакыйгалары турында әңгәмәдә катнаштылыр. Аннан 1-11 сыйныфларда әлеге истәлеклк көнгә багышланган "Батырлык дәресләре" узды. Ветераннар укучыларга үз башларынннан кичкән хәлләр, сугыш китергән зур афәтләр турында сөйләделәр. "Батырлык дәресләре"ннән соң, укытучылар һәм укучылар. бергәләп, кадерле ветераннарыбызны тантаналы рәвештә, актлар залында кабул итте. Концертның эчтәлеге дә Ленинград шәһәрендә булган вакыйгаларны, аның халкы, сугышчылар кичергән хәлләрне чагылдырды. Укучылар тамашачыларның күңелен кузгатырлык чыгышлар ясадылар. Кичә ахырында, рәхмәт йөзеннән ветераннарга чәчәк бәйләмнәре, социаль яклау оешмасы тарафыннан кечкенә бүләкләр тапшырылды.

     Чара ветераннар күңеленә бик хуш килде, барлык катнашучыларга. оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп, зур канәгатьлек хисләре кичереп. өйләренә таралыштылар.

Ленинград камалышы турында кыскача мәгълүмат.

 Алман-фашист, Финляндия, испан (Зәңгәр дивизия) гаскәрләре, Африка, Италия хәрби-диңгез көчләре  тарафыннан Бөек Ватан сугышында Ленинград камалышы (Ленинград - хәзер Санкт-Петербург).

1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр (камалыш боҗрасы 1943 елның 18 гыйнварында өзелә) — 872 көн сузыла.

Камау башланганчы шәһәрдә җитәрлек азык-төлек һәм ягулык булмаган. Ленинград белән бер генә элемтә кала - Ладога күле. Бу күл алман-фашист артиллериясе һәм очкычлары тарафыннан тупка тотыла, шуңа күрә йөк элемтәсе җитәрлек азык-төлекне Лениградка китерә алмый, шәһәрдә зур ачлык башлана. Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700 мең диярлек кеше ачлыктан үлә.

Камау өзгәннән соң, Ленинград чолгавы дошман көчләре тарафыннан 1944 елның сентябренә кадәр дәвам итә.

1944 елның июнендә-августында Совет көчләре Балтыйк диңгезе флоты якларында Выборг һәм Свирск-Петрозаводск операцияләрен үткәрәләр.

·                    20 июньдә Совет көчләре Выборг шәһәрен азат итә.

·                    28 июньдә Совет көчләре Петрозаводск шәһәрен азат итә.

·                    1944 елның сентябрендә Кызыл гаскәр Гогланд утравын азат итә.

Ватанны саклауда Каһарманлык һәм Батырлык өчен Ленинград шәһәренә 1965 елда югары дәрәҗә - Шәһәр-Каһарман исеме  бирелә.



К списку новостей