Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
«Сабантуй» журналына 100 ел була
Опубликовано: 10.10.2024100 ел 2024 елның 10 октябрь көнне «Сабантуй» журналына 100 ел була. Бик күп шәхесләрне үстергән, тәрбияләгән бай тарихлы басма белән бүген Казан шәһәрендә урнашкан Һади Такташ исемендәге 27 гимназиядә очрашуда булдылар. Бәйрәм вакытында «Яшь ленинчы» һәм «Сабантуй» газеталарында 29 ел иҗат иткән, журналист, танылган шагыйрә Йолдыз Шәрапова, «Сабантуй» журналында бүгенге көндә хезмәт куючы баш мөхәррир урынбасары Мөхетдинова Руфия, журналның smm-белгече Айсылу Сибгатуллина чакырулы иде.
Очрашу барышында Йолдыз апа Шәрапова үзе эшләгән еллардагы кызыклы вакыйгалар белән бүлеште. Укучыларга үзе иҗат иткән өр-яңа шигырьләрен укыды. Руфия Мөхетдинова исә журналның тарихын барлап, бәйрәмгә килүчеләргә кызыклы сораулар биреп, бүләкләр тапшырды.
К списку новостей




