Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Новости гимназии №27
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә кунакта
Опубликовано: 17.11.202117нче ноябрьдә 9б сыйныфы укучылары Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә экскурсиядә булдылар. Музей җитәкчесе Флера ханым Абдуллина сәүдәгәрләр музеенда сакланучы экспонатлар белән таныштырды, алар арасында Һади Такташның әнисе Шәмсениса ханымның балаларына язган хаты, фотосурәтләре урын алган. Шулай ук биредә шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Нәби Дәүли тормышы һәм иҗаты белән танышу мөмкинчелеге бар.
Казан кооператив институтында Татар мәдәнияте үзәге 2019 елның 27 февраленнән эшли башлый. Биредә уникаль экспонатлар: борынгы Коръән, шамаильләр, картиналар, фоторәсемнәр, XIX-XX гасырларда кулланышта булган көнкүреш әйберләре – барлыгы 300 дән артык экспонат, репродукцияләр саклана. Экспонатлар арасында Гаяз Исхакый тавышының аудиоязмасы, Татарстанның төрле тарихи урыннарыннан видеоязмалар бар. Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә, БДБ һәм чит илләрдә яшәүче татарлар тормышы турында китаплар тупланган. Моннан тыш, Үзәктә татар халкының 100 бөек шәхесенең фоторәсемнәре кергән фотоальбом тәкъдим ителә.
Укучылар зур кызысыну белән тыңладылар, үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, экскурсиядән канәгать булып кайттылар.
К списку новостей