• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Куркынычсызлык дәресе

Опубликовано: 02.09.2020

Белем көнендә, гадәттәгечә, Россия ГТХМ хезмәткәрләре мәктәпләрдә дәресләр үткәрә, аларның максаты-укучыларга озын җәйге каникуллардан соң янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында искәртү.

1 сентябрьдә Россия янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторлары 6 А сыйныф укучылары белән дәрес үткәрделәр. Балалар белән әңгәмәне Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсенең аеруча мөһим объектларда күзәтчелек бүлеге баш белгече Руслан Сафин башлады. Теоретик белемнәр буенча фикер алышканнан соң, транспортта күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Алинә Макарова төрле ситуацияләрне мисал итеп китерде, аларның дөреслегенә бәя бирде.

Балалар янгынның нәрсә икәнен, өйдә һәм урамда аның килеп чыгу сәбәпләрен яхшы белә. Алтынчы сыйныф укучылары янгын өйдән чыгу юлын кискәндә нишләргә, төтенләнгән бинада ничек хәрәкәт итәргә һәм янгын чыккан очракта нинди номерларга шалтыратырга кирәклеген әйттеләр.

Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, әңгәмә барышында күп кенә йортларда беренчел янгын сүндерү чаралары барлыгы ачыкланды, шул исәптән автоном янгын хәбәрчесе урнаштырылган.

Ахырда ГТХМ хезмәткәрләре мәктәптә эвакуацияләү планы ни өчен мөһим, алар белән ничек эш итәргә кирәклеге,ә иң куанычлысы-балалар  гимназиядә эвакуация юллары кайда икәнлеген һәм гадәттән тыш хәл очрагында үзләрен ничек тотачаклары турында сөйләделәр.

Дәрес ахырында балаларга күрсәтмә-агитация материаллары, балалар һәм аларның ата-аналары өчен янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәләр таратылды.



К списку новостей