Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Новости гимназии №27
Республикакүләм "Безнең фикер" проектында укучыларыбыз көч сынашты
Опубликовано: 20.12.201819нчы декабрь көнне гимназиябез укучылары Валиева Азалия (8а), Галимова Айзилә (8а), Гарифуллин Ринал (8б), Шакиров Рүзәл (8б), Корбангалиев Денис (8б) Республикакүләм "Безнең фикер" проектында катнашты. Әлеге татар телендәге дискуссион клуб яшьләр арасында активлыкны арттыру, тәнкыйди һәм аналитик фикерләүне үстерү, халык алдында чыгыш ясау осталыгына өйрәтү, татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максатын күз алдында тотып үткәрелә торган проект. Монда татар милләтенең иң алдынгы яшьләре дискуссиядә катнашалар. Төрле проблемалы ситуацияләргә үз фикерләрен белдерәләр, аларны чишү өчен отышлы юллар тәкъдим итәләр. Үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре буенча 8а сыйныфы кызлары Азалия һәм Айзилә җиңүче булдылар, ә инде 8б сыйныфы егетләре Рүзәл, Денис һәм Ринал 3нче урынны яуладылар. Укучыларыбызга алга таба да шундый актив, максатчан булып калырга телибез!
К списку новостей