Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
«ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен оештырды
Опубликовано: 20.10.20182018нче елның 15-18 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен оештырды.
Әлеге чараның максаты – фәнни һәм фәнни-педагогик кадрларны әзерләү эшен камилләштерү, яшь галимнәрне фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләргә җәлеп итү, яшь галимнәрнең, аспирантларның белем дәрәҗәсен үстерү һәм аралашу даирәсен киңәйтү.
Фәнни мәктәп эшендә чит иллләрдән (Үзбәкстан, Казахстан, Азербайҗан) һәм Санкт-Петербург, Уфа, Казан шәһәрләреннән галимнәр, укытучылар катнашты. Мәктәпнең йомгаклау көнендә оештырылган түгәрәк өстәлдә безнең гимназия укытучысы Гыйләҗева Гөлфия Рамил кызы да катнашты.
Эш программасынды танылган Россия һәм чит ил галимнәренең әдәбият белеме, чыганакчылык, текстология, фольклористика, тел гыйлеме һәм туган телләрне укыту методикасы, сәнгать тарихы һәм үсеше мәсьәләләре буенча лекцияләрен, семинарларын тыңлап фикер алышу каралды.
К списку новостей




