Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
“УКЫТУЧЫ” ҺӨНӘРЕНӘ БАГЫШЛАУ”
Опубликовано: 20.08.201820 нче август көнне, Совет районы, 180 нче яңа күп профильле полилингваль гимназиядә зур чара – «Укытучы» һөнәренә багышлау» тантанасы булып узды. Әлеге чарада яшь укытучылар өчен төрле кызыклы тренинглар, мастер-класслар оештырылды.
Чараның төп мизгеле - ТР Мәгариф һәм фән министры Борһанов Рафис Тимерхан улы, ТР Дәүләт Советы депутаты, күренекле шагыйрь Вәлиев Рәзил Исмәгыйль улы, КФУ ректоры Гафуров Ильшат Рәфкать улы, Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика иҗтимагый оешмасы рәисе Прохоров Юрий Петр улы белән очрашу, әңгәмә уздырылды. Яшь укытучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге шәрәфле кунаклар белән бер сәхнәдә гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Эльвина Рифат кызы да чыгыш ясады. Ул сәхнәдән яшьләргә үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Нәкъ ике ел элек, Эльвина Рифатовна әлеге сәхнәдә үзе «Укытучы Анты»н биргән иде.
К списку новостей




