Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
VIII Габдулла Тукай исемендәге халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесе
Опубликовано: 18.04.2018
16-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар Йортында Г.Тукай исемендәге VIII халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең финал өлеше үтте. Конкурсның темасы “Ана-бөек исем!” дип аталды. Быел әлеге чарага 430 гариза кабул ителгән, шуларның 361е I турга үткән (150 –Казаннан, 123 - ТР районнарыннан, 66 - Рәсәй регионнарыннан, 22 - чит илдән).
Гимназиядән 1 турда 8 укучы катнашты: Сибгатуллина Лия (1а), Зиннәтуллин Ильяс (1а), Марданов Әмир (1б), Чуктиева Диана (1б), Кокорин Артем (1б), Абдульманова Мәликә (3а), Фазылҗанов Тимур (4б), Бәширова Динә (9б).
II турга барлыгы 95 катнашучы уздырылды. Шулар арасында 3 укучы безнең гимназиядән иде: Кокорин Артем (1б), Фазылҗанов Тимур (4б), Бәширова Динә (9б). Барлык чыгыш ясаучылар да диплом белән бүләкләнде. Иң куанычлысы шул: 20 апрель көнне узган гала-концертта Кокорин Артем җиңүче исеменә лаек булды. Котлыйбыз! Афәрин!
К списку новостей




