Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Талантлы яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу
Опубликовано: 16.02.2018
16 нчы февраль көнне гимназиябездә талантлы яшь шагыйрьләрнең берсе Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу кичәсе оештырылды. Шигърияттә үз йөзе, үз сүзе булган милләттәшебезнең иҗаты киң кырлы: йөрәк түренә үтеп керерлек җырлар тексты авторы, балалар өчен язган әсәре "Әкият" курчак театрынды куелды, "Ак бүре "либреттосы авторы, җәмәгать эшлеклесе. Шундый актив тормыш позициясе алып баручы яшьләребез булу зур куаныч.
Җылы атмосферада узган очрашуда мәктәп укучылары, стажировкага килгән коллегаларыбыз, гимназиядә педагогик практика үтүче студентлар катнашты. Әлеге матур кичә һәркем күңелендә озак елларга уелып калгандыр дип ышанасы килә.
Нишләдек һәм нәрсә булды безгә? –
Барыбыз да мескен, сынганнар...
...Юк, без күптән татар түгел инде,
Без нибары... татарсыманнар... Р.Мөхәммәтшин
К списку новостей




