• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Толерантлыкның космик мәктәбе

Опубликовано: 09.02.2018

8нче февраль көнне гимназиядә яңа төрле кызыклы  форматта «Толерантлыкның космик мәктәбе»дигән “дәрес” узды.  Белем бирү һәм тәрбия максатыннан үткәрелгән чараның автор- җитәкчесе - Назлыгөл Минһаҗева “Кадрлар резервы” проекты эшчәнлегендә катшанучы шәхес. Чараның төп максаты – мисал итеп китерелгән легенда һәм риваятьләргә дә таянып, дуслык, бер-береңә мәрхәмәтле мөнәсәбәт тудыру, төрле хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту һәм кирәкле нәтиҗәләр эшләү күнекмәләрен булдыру иде.

Шунысы куанычлы: толерантлыкның космик мәктәбенә сәфәр вакытында балалар үзләре үк җир йөзендә яшәүче толерант шәхеснең моделен тудырдылар, шактый катлаулы сорауларга да  бик теләп һәм дөрес җаваплар бирделәр.  Чараның татар, рус һәм инглиз телләрендә баруы да куанычлы. Ул – балаларда тел өйрәнүгә стимул тудыра, телләр белгән шәхеснең мөмкинлекләре дә  күбрәк булуны ача. Бу хәл аеруча Нигериядән килгән, яшьләр хәрәкәте активисты, халыкара конкурслар лауреаты Корнерстон Соломон  биргән сорауларга җавап эзләгәндә үзен сиздерде. Дөрес, балалар белән башка кунаклар да бик теләп аралашты. Алар укучылар белән бергәләп, үзләрен, укучыларны борчыган сорауларга җавап эзләделәр. Мисал өчен, “Безнең  Мирас” җурналы мөхәррире ярдәмчесе, язучы, шагыйрь, журналист Марат Закир “Кара төс нигә кирәк?”, соравын куйды. Төрле юнәлештәге җаваплар алганнан соң, үзенең шул ук исемдәге бик тә гыйбрәтле хикәясен укып, күпләрне уйга салды. Драматург һәм журналист Рәдиф Сәгъдинең дә шигырьләре, аларга   бәйләп бирелгән сораулар бер генә баланы да битараф калдырмады. Кунаклар арасында  КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева, ТР Яшьләр оешмасы председателенең белем һәм фән юнәлешендә киңәшчесе Айгөл Галееваның һәм башкаларның да булуы чараны баетты, мәгънәсен тирәнәйтте.

#кадровыйрезерв #крразвивает#кр2018#молодежьтатарстана



К списку новостей