Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Без премьерада
Опубликовано: 20.12.2017Бүген 20 нче декабрь көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында премьера — “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” ниһаять нәни тамашачыларга тәкъдим ителде. Бу тамашада безнең гимназиябезнең 1б, 2а, 3а, 3в,4в укучылары да катнашты (сыйныф җитәкчеләре Попова А.Н., Гильманова М.М., Юсупова З.Р., Бадртдинова Ф.Г., Валетдинова А.Р.).
Башта кечкенә дусларга интермедия – Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында чыршы тирәли Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Сабыйлар әкиятләр персонажлары белән бергә күңел ачтылар, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Аннары инде театр хезмәткәрләре аларны тамашачы залына озаттылар. Нәни тамашачылар анда әкият дөньясына чумдылар, Куян Эдвард белән бергәләп гаҗәеп сәяхәт кылдылар.
К списку новостей




