Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Татарча диктант
Опубликовано: 25.11.201725 нче ноябрь көнне дөньяның ун илендә һәм Русиянең егерме төбәгендә "Татарча диктант" чарасы узды. Катнашучылар татар теленнән орфографик һәм грамматик хаталарын тикшерер өчен татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек язды. Әлеге чарада гимназиябезнең татар теле укытучылары Г.В.Нурмиева, Н.А.Абдульманова, Г.Р.Гилязова, Г.Х.Ахметовалар да катнашты.
"Аяз Гыйләҗев – безнең классик язучыбыз, гыйнварда аның юбилеен билгеләп узабыз. Диктантта аның әсәрен сайлап, без тагын бер тапкыр аның иҗатына игътибар җәлеп итәргә теләдек. Барлыгы дүрт мең бланк таратылды, узган елда диктантта бер мең кеше катнашты", дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.
Чараның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый алды. Диктант нәтиҗәләре ай дәвамында билгеле булачак.
К списку новостей




