Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Укучыларының Лев Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсы узды
Опубликовано: 04.11.20172 ноябрьдә 8-11 сыйныф укучыларының Лев Толстой исемендәге Бөтенроссия фәнни конференция-конкурсының икенче туры үтте. Әлеге чарада гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучысы Фәттахова Гөлчәчәк, әдәбият секциясендә уңышлы чыгыш ясап, I урынга лаек булды (фәнни җитәкче – Г.В.Нурмиева). Күренекле рус язучысы Лев Толстой XXI гасырда да иң күп укыла, иң күп тәрҗемә ителә һәм әсәрләре буенча иң күп кино төшерелә торган авторларның берсе булып кала. Мәсәлән, ЮНЕСКОның Index Translation рейтингында ул чит телләргә иң күп тәрҗемә ителүче 50 язучы арасында 23 нче урында тора. Лев Толстой үзе дә 13 тел, шул исәптән татар һәм гарәп телләрен белгән. Аның кызыксыну даирәсенең киң булуы Лев Толстой исемедәге Филология һәм мәдниятара багланышлар институтында узган конференциянең юнәлешләре төрлелеген билгеләде дә инде.
Конференциядә Г. Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе алты юнәлеш буенча эшләде. Укучылар барлыгы 77 доклад белән чыгыш ясады. Алар Татарстанның Казан һәм башка шәһәр һәм районнарыннан, Ульяновсктан килгәннәр иде.
Белгәнебезчә, 2018 нче ел Татарстанда Л.Н.Толстой елы дип игълан ителде. Гөлчәчәкнең әлеге җиңүе шушы чараның матур бер башлангычы булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
К списку новостей




