• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Әдәби мәйданчык – талантларны ача

Опубликовано: 26.09.2017

26 нчы сентябрь көнне булып узган семинарда, бик эчтәлекле, бай, безнең традицион Әдәби мәйданчык та үткәрелде. Әлбәтта, әлеге Әдәби мәйданчык ниндидер чараларда гына оештырылмый, ул һәрдаим, һәр озын тәнәфестә үткәрелә. Ул һәр баланың күңелендә үз-үзеңә ныклап ышану, тәвәккәл булу, үз талантыңны ачарга мөмкинчелек бирү максатыннан оештырыла.

Әдәби мәйданчыкны гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Нәҗипова Эльвина Рифатовна, Ахметова Гүзәл Харисовна һәм педагог-оештыручы Петрова Гөлчәчәк Ильинична әзерләде. 1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр булган укучылар, үзләренең нәфис сүз, җыр-бию юнәлешендәге талантларын тәкъдим итте. Татар телендә шундый матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Шунысы игътибарга лаек: укучыларыбыз татар халык җырларына ныграк игътибарлы. Шагыйрьләрдән, Г.Тукай, Э.Мөэминова, Ш.Маннур, З.Ярмәки, Р.Вәлиевларга өстенлек биргәннәр. Әлбәтта, бу укучыларның тырышлыгыннан бигрәк, хөрмәтле укытучыларның да зур хезмәте! Алар һәрдаим укучыларны бар яктан әзерләп, барлап торалар. Гимназиянең уңышлары да, әлеге укытучыларның тырыш хезмәтеннән. “Ләйсән” вокаль ансамбле белән “Алтын” бию ансамбле дә кунакларны үз чыгышлары белән сөендерде. Семинарда катнашучы һәр укытучы, безнең гимназиянең бер зур комплекс булуын ассызыклады. Без уку-укыту юнәлешендә генә түгел, ә иҗат өлкәсендә дә зур мактауга лаек булуыбыз белән тагын бер кат горурландык!



К списку новостей