• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Хушыгыз, Азат ага

Опубликовано: 27.09.2017

Татар җәмәгатьчелеге кичә милләтпәрвәр химия белгече, техник фәннәр докторы, профессор Азат Зыятдиновны соңгы юлга озатты. Азат Шәймулла улы химия сәнәгате өлкәсендә кайнаган, шул өлкәдә зур өлеш керткән галим генә түгел, татар милләте, теле өчен янып көйгән, татар әдәбиятын да тирәннән белгән шәхес. 

          Азат ага белән безне татарның күренекле шагыйре Һ.Такташ иҗатына булган мәхәббәт таныштырды. Гимназиябездә оештырылган "Түгәрәк өстәл"дә искиткеч матур чыгыш ясаган иде ул, соңрак укучылар белән очрашуга да килде. Без аның белән соңгы тапкыр нәкъ менә Такташка һәйкәл ачылу тантанасында очраштык... Азат ага кабат очрашуга килергә шатланып риза булган иде. Ни кызганыч... Урыныгыз җәннәттә булсын, Азат абый!

          Азат Зыятдиновның фикерләре:

          "Миндә гомер буе халкыма күркәм эш эшләп, аның дәрәҗәсен күтәрү теләге, ягъни, матур милләтчелек дәрте булды. Үз халкына җаны-тәне белән тулаем бирелгән кешеләрдә милләтчелек дигән бер хис бар. Аны кара тап итеп күрсәтергә тырышучылар да күп. Мин үзем милләтче дигән сүздән курыкмыйм. Әти-әнине ярату безнең бурычыбыз булган кебек татарны ярату хисе дә минем өчен бик мөһим".

          "Җитәкче өчен һәр­вакыт халык фикере беренче планда булырга тиеш. Ә бүген халык елый, җитәкче­ләр ишетми. Алай булырга тиеш түгел".  

          "Таш йөрәкле кешеләр булганда, бу ил алга бара алмаячак".

          "Тагын бер үтә мөһим вакыйга, әлбәттә, татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдәге дәүләт теле дип игълан итү. Әмма, шунысы кызганыч, без бу эшне ахырына кадәр башкарып чыга алмадык, егерме ел узса да, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмәде. Хәтта җитәкчеләргә дә татар телен белү шарты куелмагач, аны мәктәптә укытудан ни файда?"



К списку новостей