Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
«Подготовка и профессиональное развитие учителя: тенденции и вызовы современного образования» форумы үткәрелде
Опубликовано: 14.08.201712 нче август көнне, Иннополис шәһәрендә зур чара – «Укытучы» һөнәренә багышлау» тантанасы булып узды. Әлеге чара «Подготовка и профессиональное развитие учителя: тенденции и вызовы современного образования» форумы кысаларында үткәрелде. Форум вакытында төрле темаларга корылган 5 пленум эшләде. Биредә төрле район-шәһәрләрдән килгән укытучы-мөгаллимнәр, җитәкчеләркатнашты. Алар укыту өлкәсенә караган, бүгенге көндә актуаль булган сорауларга җавап эзләде. Гимназиябезнең география укытучысы Мухаметзянов Ильяс Мулланурович та әлеге пленумның берсендә «Сопровождение профессионального роста молодых педагогов» дигән темага чыгыш ясады.
Әлеге чараның төп мизгеле - ТР Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы катнашында «Укытучы» һөнәренә багышлау» тантанасы булды. Әлеге тантанада гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗипова Эльвина Рифат кызы, сәхнәдән яшьләргә үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Халык укытучысы Парфёнов Вячеслав Викторович белән, ант биргән булачак укытучыларга «Татарстан Республикасы Укытучысы» талисманын тапшырды. Нәкъ бер ел элек, Эльвина Рифатовна әлеге сәхнәдә үзе «Укытучы Анты»н биргән иде. Укытучыбыз сүзләренә караганда: «Мөхтәрәм Президентыбыз чыгышмнан бик канәгать калуын, шулай ук, гимназиябезне танып, белеп торуын әйтте. Ә иң кызыклысы, бездә тәмле коймак белән чәй эчерүләрен белдереп, рәхмәт сүзләрен җиткерергә кушты».
К списку новостей




