• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

12 нче апрель – космонавтиканың туган көне

Опубликовано: 12.04.2017

  Моннан 56 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.  Тарих битләрендә Юрий Алексеевич Гагарин дөньядагы иң беренче космонавт булып язылып калды. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты.

 Гагарин ул – галәм пионеры,

Укучылар белән дус булган.

Безнең хыял – безнең идеаллар

Галәмгә дә барып кушылган.

 Гагарин ул – галәм пионеры

Безгә үрнәк, иң зур өлге ул.

Безнең сафта бергә атлап бара

Һәр тантана, бәйрәм көнне ул.

        Юрий Гагаринның триумфаль очышы Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 7 минутта башлана һәм 10 сәгать 55 минутта тәмамлана. “Восток” космик корабле Саратов өлкәсе, Смеловка авылы тирәсендә уңышлы төшеп утыра. Бөтен дөньяга бу хәбәрне тапшыручы Мәскәү радиосы дикторы Юрий Левитан тавышы ишетелә: “Бортында кеше булган беренче космик корабль-иярчен Җир тирәли орбитага чыгарылды...”
        Космонавтиканың туган көне уңаеннан, барлык сыйныфларда класс сәгатьләре уздырылды, стена газеталары чыгарылды. Укучылар документаль фильм карадылар.



К списку новостей