Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов белән очрашу кичәсе
Опубликовано: 12.04.201712 нче апрельдә, башлангыч сыйныф укытучыларының республика семинары кысаларында, гимназиябездә "Талантлы син, кеше туганым" дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Кичәгә 2а сыйныфы укучылары (җит. Юсупова З.Р.) алдан ук ныклап әзерләнде: Галимҗан абыйларының иҗатына рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен ятладылар.
Очрашу укучылар, ата-аналар, килгән кунаклар, укытучылар күңелендә тирән эз калдырды. Галимҗан аганың иҗаты балаларны шул дәрәҗәдә кызыксындырган, алар сорауларын яудырып кына тордылар, шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Олуг әдип үзе дә укучылар күңеленә ятышлы шигырьләрен укыды, балаларны телне онытмаска, аны өйрәнергә, хөрмәт итәргә өндәде.
К списку новостей




