Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр бәйгесе
Опубликовано: 06.04.20175 апрельдә Шәрәф Мөдәррис исемендәге яшь тәрҗемәчеләр бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурс ике турда уздырылды: беренчесе – татар теленнән инглиз теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрдән өзекләрнең иң яхшыларын сайлап алу, икенчесе – КФУ базасында чыгыш ясау һәм биремнәрне үтәү. Оештыручылар әйтүенчә, I турда 76 укучы катнашкан, шулар арасыннан 21 укучы II турга чакырылган. Әлеге бәйгедә гимназиябезнең 11 нче сыйныф укучысы Нурмиева Энҗе катнашты. Ул, беренче турны уңышлы үтеп, финалга чыккан 21 укучы исемлегенә керде. Энҗе финалда да сынатмады: инглиз һәм татар телендә яхшы чыгыш ясады, язма эш башкарды, Герман телләре кафедрасы профессоры Р.А.Аюпова җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри сорауларына төгәл җавап биреп, мактаулы II урынга лаек булды (фәнни җитәкчеләр – Г.В.Нурмиева, А.Х.Мухаметова). Энҗе спонсорларның махсус бүләкләренә дә ия булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
К списку новостей




