Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
Экскурсия в музей М. Джалиля
Опубликовано: 05.03.2017Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, герой –шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышу максатыннан, 4в сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Нәбиуллина Әлфия Фирдәвес кызы белән шагыйрьнең музей-фатирында «Мусаларда кунакта…»булып кайттылар. Биредә алар, Муса балачакта Мостафа авылында яшәгән шартлар белән таныштылар, әбисе Гыйльми абыстай сөйләгән әкият-риваятьләрне ишеттеләр.
Экскурсия шагыйрь биографиясе буенча төпле мәгълүмат бирде. Моабит дәфтәрләренең электрон версиясе, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның кылган батырлыклары турында ишетү, укучыларда горурлык хисләре уятты , сугышта һәлак булганнар хәтеренә хөрмәт белән карарга өндәде,. Илебез азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган сугышчылар хәтерен барлау- яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен, музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!
К списку новостей




