• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Иң камил татар кызы безнең гимназиядә белем бирә

Опубликовано: 17.10.2016

Быел гимназиябез яшь мөгаллимнәргә бай. Һәрберсе үзгә, актив, җаваплы. Нәҗипова Эльвина Рифат кызы шундыйларның берсе. Ул татар теле һәм әдәбияты белеменнән укыта. Сентябрь аенда Эльвина Нәҗипова Чиләбе шәһәрендә узган Халыкара "Татар кызы - 2016" бәйгесендә Татарстаныбызны тәкъдим итте. Һәм зур нәтиҗәләргә ия булып кайтты. Кызлар Латвия, Казахстан, Әстерхан, Кырым, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ставрополь, Чиләбе, Төмән, Томск, Башкортстан, Пермь, Удмуртия якларыннан булулары бн кызыклы булганнар. Чөнки һәр якның үз диалекты, үз сөйләше, гореф-гадәтләре. Эльвинаның сүзләренә караганда: “Мин, укытучы булгангамы, бәйгегә әзерлектән тыш, көннәрем кызларның һәр сыйфатын өйрәнү бн дә үтте. Алар бн таныша алуыма әле дә сөенеп туя алмыйм. Арабызда булачак табиблар да, дизайнер, бию һәм җыр укытучылары да, хисапчы, инженер-эколог, хәтта пожарниклар да бар иде. Һөнәрләре нинди генә булмасын, иң мөһиме шул: алар үзләренең Татар кызлары булулары бн горурланып, үз телләрен саклап яшәүчеләр. Яңа буынга алып баручы яшьләр.” Әлеге бәйгедә Эльвина Нәҗипова ике номинациядә җиңүгә лаек булды: "Иң камил кыз" һәм "Татар телен яхшы белүче кыз." “Бәйге зур тәҗрибәләр, мөмкинлекләр алып килде. Хәзер үземнең укучыларым бн дә уртаклаша алачагыма шикләнмим. Вахитов районының 27 гимназиясенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнашырга насыйп булды. Укучыларга төпле белем, татар телен кызыклы, үзгә алым-ысуллар кулланып укыту теләге зур булды. Яшь укытучылар грантына ия булдым. Нинди генә эшкә алынырга уйласам да, әбиемнең сүзләре "кызым, бер эш тә җиңел бирелми. Һәр эшнең үз авырлыгы" дигән сүзләрен искә алып тотынам. Авырлыкларны җиңә белеп эш итәргә кирәк. Бу тормышта һәр нәрсәгә әзер булу сорала. Иртәгәсе бер Аллаһ кулында. Бүгенге заманлаштырылып барган дөньяда, без үзебез дә, бигрәк тә балаларыбызны үз телебезне онытмаска, аны сакларга, якларга өйрәтергә, милли кыйммәтләребезне барларга, үз асылыбызны югалтмаска тиеш.” – дип, үз фикерләре белән бүлеште Эльвина Нәҗипова. Без, мәктәп коллективы исеменнән, аны әлеге уңышлары белән котлыйбыз!



К списку новостей