• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Безнең Зилә Гран-при иясе

Опубликовано: 26.04.2016

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Олимпиаданың финалында 500 укучы чыккан. Алар арасында Татарстанның төрле районнарыннан, Россиянең 12 төбәгеннән, Япония, Канада, Франция, Австралия, Таҗикстан, Казакъстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Кыргызстан, Азербәйҗан кебек илләрдән дә катнашучылар булган.

Гран-прига исә Финляндиядән Хакен исемендәге мәктәп студенты Наил Бәдретдин лаек дип табылды. Татарстан данын яклаган безнең  гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Зилә Мөбарәкшина да олимпиаданың иң югары бүләгенә ия булды. Аларның икесенә бүләкне министр Энгель Фәттахов тапшырды.

“Без бу олимпиаданы дүртенче тапкыр үткәрәбез һәм дөресен әйтергә кирәк, елдан-ел ул эчтәлеге ягыннан да, күләме ягыннан да үсә бара. Киләчәктә читтән торып үткәрелә торган турны башкачарак уздырырга ниятлибез. Ул турны урыннарга барып үткәрербез, балаларга җибәрелгән материаллары буенча гына бәя бирмәбез, - диде министр киләчәккә булган планнар белән уртаклашып. – Безнең татар телебез бик бай һәм матур. Әгәр дә без аны киләчәктә сакларга тырышмасак, кулланмасак, шартлар тудырмасак, бу бернинди кысаларга да сыймас иде”, - диде ул.

Зилә Мөбарәкшина үзе өчен бу җиңүне иң зурысы булын ассызыклап, киләчәктә дә туган телне өйрәтүче мөгаллим булырга теләвен, туган телгә һәм милләткә хезмәт итәсе килүен белдерде. Зиләне һәм аның укытучысы Нурмиева Гөлгенә Вазых кызын чын күңелдән зур җиңүләре белән котлыйбыз! Афәрин, сез бу җиңүгә бик тә лаек!



К списку новостей