• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Татар телен иң әйбәт белүчеләр Казаннан һәм Финляндиядән

Опубликовано: 26.04.2016

Инглиз, кытай телләре иң югары мөнбәрләргә менгән XXI гасырда татар теле кемгә кирәк соң, дип телебезгә кимсетеп караучылар бар. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада мондыйларга бик шәп җавап кайтара. Бу чара Тукай, Җәлил теле Татарстанда гомер итүчеләргә генә түгел, Җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләргә дә кадерле икәнен күрсәтә.

            Олимпиаданың иң югары бүләген Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды. Олимпиаданың Гран-присы да ел саен икәү була –  Татарстанда яшәүче татар егете яки кызы һәм чит илдә гомер итүчеләр арасында иң югары урынга лаеклылар ачыклана. Быел бу мәртәбәле исемне Финляндиянең Хакен имемендәге мәктәбе студенты Наил Бәдретдин һәм Казанның 27 санлы татар гимназиясенең 11 сыйныф укучысы Зилә Мөбәрәкшина яулады.
- Олимпиада биремнәре җинел булмады. Һәрбер сорауга тулы, ачык, саф татар телендә булдыра алганча бөтен көчемне туплап жавап бирергә тырыштым. Иң авыры, миңа калса, дөрес һәм төгәл җавап табу иде. Әгәр дә бераз гына фикереңне ачыклап кертмәсәң, уйлаганыңны тәгаенләп бетермәсәң, билгеле, жюри әгъзалары балларны төшереп куярга мөмкин, ә һәр балл да әһәмияткә ия иде. Ижади конкурска үзем язган сценарий буенча төшерелгән видеоязма тәкъдим иттем, без аны мин белем алган 27 нче гимназиядә төшердек, оригиналь булуы белән дә бик хупладылар. Һәм Г.Тукайның "Тәфтиләү" җырын җырладым, – дип сөйләде Intertat.ru журналистына Зилә Мөбәрәкшина.
Зиләнең татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадада беренче тапкыр гына катнашуы булган. Бик күп иптәшләр, дуслар тапкан үзенә. Аның сүзләре буенча, олимпиадада шундый югары урын яулар дип һич уйламаган. Кечкенәдән  дөрес тәрбия биргән әти-әнисенә һәм укытучыларына рәхмәт укый ул.  “Бу олимпиада мина киләчәк язмышымда зур мөмкинлекләр ачты”, – ди кыз. Мәктәпне тәмамлагач, ул КФУның татар филологиясенә керергә ниятли.



Источник: Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА, intertat.ru электрон газетасы

К списку новостей