• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Казанда «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде

Опубликовано: 16.04.2016

 Казандагы «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелеп, җиңүчеләр игълан ителде. Быел бәйге татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырылды.  Безнең өчен иң сөенечлесе – гимназиябезнең 10 нчы сыйныф укучысы Нурмиева Энҗе 1 урын яулады! Энҗене танылган шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев котлады. Татарстанның халык шагыйре Энҗенең иҗатына югары бәя бирде, нәкъ менә аның шигырен, башкалар арасыннан сайлап алып, үзе үк укып та күрсәтте. Энҗе, без синең белән горурланабыз, алга таба да илһамланып иҗат итүеңне телибез!

         ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, сәләтле балаларны, аларның туу, яшәү урынына карамастан, вакытында күреп алу мөһим. Шундый ысулларның берсе – “Илһам” конкурсы. Аның ярдәмендә милли мәдәният традицияләрен дәвам иттерүче һәм үстерүче язучылар һәм шагыйрьләр буыны формалаша.

         ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова конкурсның тирән мәгънәле, республика һәм күрше төбәкләр өчен мөһим вакыйга булуына, балалар өчен аерым роль уйнавына игътибарны юнәлтте. Аның фикеренчә, бу чара рухны баета һәм киләчәгебезне күз алдына китерергә ярдәм итә. 

         Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурс республикада 3 ел уздырыла, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. Әйтик, иң беренче елны бәйгедә катнашуга берничә йөз гариза тапшырылган булса, быел – 2,8 меңнән артык.

         Конкурс йомгаклары буенча драматургия номинациясендә иң яхшы 5 эш билгеләп үтелде, шигърият номинациясендә – 9, проза номинациясендә – 10 эш. 1-4 нче сыйныфта укучы 10 бала “Өметле киләчәк” махсус номинациясендә билгеләп үтелде. Моннан тыш, Россиянең башка төбәкләреннән килгән 7 катнашучы аерым бүләкләнде. 

         Әлеге бәйге “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында оештырыла.



К списку новостей