• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 47 педагога

Новости гимназии №27

Халыкара дәрәҗәдәге семинар-практикум

Опубликовано: 16.03.2016

15 нче март көнне, 27 нче гимназия базасында, "Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда укучыларның танып-белү компетенциясен формалаштыру" дигән темага республика семинары уздырылды. Әлеге чара, республикабыз педагогларының профессиональ осталыкларын арттыруны максат итеп алып, укытучыларның белемен күтәрү курслары кысаларында уздырылды. Оештыручылар – Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрүнең регионара үзәге. Җитәкчеләр: филология фәннәре кандидаты, доцент М.М.Шәкүрова, педагогия фәннәре кандидаты, өлкән укытучы К.Ш.Шәрифҗанова; стажировка мәйданчыгы җитәкчесе – 27 нче гимназия директоры Л.Г.Хөснетдинова.

            Килгән кунаклар, оештыручылар фикеренчә, семинар искиткеч югары дәрәҗәдә уздырылды. Курсларда белем алучылар өчен гимназиянең татар теле укытучылары ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәтте. Дәресләр заманча технологияләр кулланып уздырылды, укучыларның актив эшчәнлеге шартларында үтте. "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция, "Ачык микрафон" шигъри марафоны, укучыларыбызның үзләре теккән милли татар киемнәрен тәкъдир итүе беркемне дә битараф калдырмады. Әйтергә кирәк, семинар үзенең бай программасы белән дә аерым игътибарга лаек. КФУ доценты Н.В.Максимовның “Сөйләм калыпларына нигезләнеп, татар теленә өйрәтү технологиясе” дип аталган чыгышы, " Ак калфак" бөтендөнья хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе К.Р.Идрисова белән очрашу, бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, танылган журналист Римзил Вәлиевнең әлеге чараларда катнашуы  27 нче гимназиягә карата булган игътибар һәм ихтирам хакында сөйли. Семинарда Кытай халык республикасыннан килгән студентларның да катнашуы нур өстенә нур булды.

            Һөнәри осталыкларын күтәрергә килгән коллегаларыбыз гимназия коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, алдагы елларда да гимназиянең стажировка мәйданчыгы булып калуына теләк белдерделәр.

 



К списку новостей