Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Победа в олимпиаде по английскому языку
20.02.2021
Поздравляем ученицу 10 А класса Умерову Ляйсан - призера Регионального этапа Всероссийской олимпиады школьников по английскому языку и учителя, подготовившего призера, Сабирзянову Лялю Хабировну! Мы гордимся вами!
-
21нче февраль – Халыкара туган телләр көне
20.02.2021
21нче февраль – тарихи көн. Халыкара туган телләр көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итә.
Шул уңайдан 19нчы февральдә Язучылар берлегенең Тукай клубында “Халыкара туган телләр көне”нә багышланган кичә булды.Сәхнәдә тел, тарих турында бик күп фикерләр әйтелде. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле тамашачыларны туган телебездәге җырлар, биюләр белән сөендерде.
Әлеге чарада тамашачы ролендә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделманова Н.Г. катнашты.
-
Фәнис Яруллин иҗаты буенча проект эше
19.02.2021
9нчы февральдә татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинга 83 яшь тулган булыр иде.
6а сыйныфы укучылары, төркемнәргә берләшеп, әдипнең иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан, яшь буын тарафыннан яратып укылган һәм сәхнәләрдә күп тапкырлар уйналган “Урман әкияте” әсәре буенча проект эше башкардылар. Тугыз эшнең һәрберсе үзенчәлекле, кабатланмас. Проект нигезендә укучылар әсәрнең темасын, әһәмиятен билгеләделәр, идеясен, күтәрелгән проблемаларны ачыкладылар.
-
Парламент дәресе үткәрелде
19.02.2021
Бүген гимназиядә парламент дәресе узды, республикада игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган " Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм Тел күптөрлелеге" дигән темага Парламент дәресе булып узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты бергәләп оештырган уртак проект. Ул 2009нчы елдан бирле гамәлгә ашырыла.
-
Татарстан - безнең уртак йортыбыз
18.02.2021
18нче февраль көнне 6нчы сыйныф укучылары «Татарстан — безнең уртак йортыбыз» дигән толерантлыкка нигезләнгән дәрестә катнаштылар. Балалар Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни һәм тел төрлелеге — республиканың уникаль байлыклары белән таныштылар.
-
Гимназиябездә туган телгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә
17.02.2021
17нче февраль көнне гимназиябездә “Йолдызлы сәгать” уены узды. Уенда 5нче сыйныф укучылары катнашты. Анда балалар туган тел дәресендә алган белемнәрен кулландылар. Укучылар милли киемнәр һәм милли ризыклар, Татарстанның шәһәрләре турында сорауларга җавап биреп, кызыклы күнегүләр үтәделәр, мәкальләр әйтештеләр.
-
Сан дәресе
16.02.2021
Гимназиябездә 5-8 сыйныфларда сан дәресе үтте. “Саннар дәресе" – Россия мәктәпләрендә уку елы дәвамында үтә торган гадәти булмаган информатика дәресләре сериясе. Әлеге проект мәктәп укучыларына өйләреннән чыкмыйча цифрлы икътисад, санлы технологияләр һәм программалаштыру нигезләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
-
Муса Җәлилнең тууына 115 ел
16.02.2021
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондларында Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында документлар саклана. Бүген 8 сыйный укуылары аларның бер өлеше белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырган күргәзмәдә таныштылар. Укучылар шулай ук викторинада катнашып, үз белемнәрен күрсәтә алдылар. Викторина сораулары Муса Җәлил биографиясенең иң әһәмиятле даталарына һәм вакыйгаларына багышланган иде.
-
Расписание ВПР на 2021 год
15.02.2021
Рособрнадзор опубликовал приказ о проведении мониторинга качества подготовки обучающихся общеобразовательных организаций в 2021 году. В мониторинг включены всероссийские проверочные работы (ВПР) и национальные исследования качества образования (НИКО).
-
“Герой шагыйрь - Муса Җәлил”
15.02.2021
Бүген гимназиябез 4нче сыйныф укучылары укытучылары белән берлектә Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.Чараның максаты: патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре белән таныштыру. Кичә барышында 4 сыйныф укучылары башкаруында шагыйрьнең төрле чор иҗатына караган тетрәндергеч, искиткеч матур шигырьләре яңгырады.