Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Прием в 1 класс 06.07.2022

Уважаемые родители (законные представители)!
Прием в 1 класс окончен. Свободных мест нет.
-
Җиңүчеләрне котлыйбыз!!! 01.07.2022

1 июльдә Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Безнең гимназияне 11 а сыйныф укучысы Әл-Әсри Әхмәд һәм туган тел укытучысы Нурмиева Гөлгенә Вазыйх кызы тәкъдим итте. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Сау бул,лагерь 28.06.2022

Бүген лагерь белән саубуллашу көне. Санаулы көннәр сизелмичә дә үтеп китте. Балалар өчен үткәрелгән кызыклы уеннар, күңелле ярышлар, дәртле җырлар, биюләр балаларның күңелләренә хуш килде. Лагерь турындагы хәтирәләр күңелләрдә озак сакланыр.Сау бул,лагерь!
-
Татар теле укытучыларының Бөтенроссия съезды 28.06.2022

Бүген безнең гимназия укытучылары һәм администрациясе Бөтенроссия татар теле укытучылары съездында катнашты. Ил педагогларына гимназиянең инновацион проектларны тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.
-
“Сабантуй” дигәндә кемнең дулкынланмый йөрәге! 27.06.2022

Бүген лагерьда халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме – Сабантуй булды. Бәйрәмнең беренче өлешендә бәйрәм белән якыннан таныштылар, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләштеләр. Бәйрәмнең икенче өлеше ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп барды. “Чүлмәк вату”, “Күз бәйләп бүләк кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары балалар өчен кызыклысы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Җәйнең бер көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.
-
“Сугыш чоры җырлары”н башкарабыз! 24.06.2022

Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара. Җитезлек, тапкырлык, белем таләп иткән уеннарда укучылар рәхәтләнеп ял итәләр, үзләрен сынап карыйлар. Шулай да бүген иң истә калганы “Сугыш чоры җырлары” бәйрәме булды. Укучылар бу чарага бик теләп һәм тырышып әзерләнделәр. Чыгышлар дулкынландыргыч, уйланылган, истә калырлык булды.
-
“Бөек Җиңү варислары” 23.06.2022

Лагерь – үзе бер дөнья. Анда ял итәргә дә, вакытны файдалы һәм күңелле уздырырга да, кызыклы мәгълүматлар алырга да мөмкин. Бүген укучылар шәһәребезнең 41 нче китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Биредә алар “Хәтер көне”нә багышланган чарада катнаштылар. Шулай ук балалар өчен викторина да оештырылган иде. Чараларда актив катнашкан укучылар махсус бүләкләргә ия булдылар. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар.
-
Хәтер һәм Кайгы көне 22.06.2022

Бүген 22 июнь – Хәтер һәм Кайгы көне. 1941 нче елда фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлаган, канкойгыч бәрелешләрдә миллионлаган халкыбызны югалтырга мәҗбүр иткән көн. "Энҗе бөртекләре" мәктәп яны лагерендә ял итүче балаларыбыз бүген сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, “Сугыш еллары ңырлары” ярышында катнаштылар, яуларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветераннарыбызга, сугышта үзен аямыйча көрәшкән бабаларыбызга, тылда хезмәт куйган әбиләребезгә Бөек Җиңү өчен зур рәхмәт әйтәбез! Яшь буын тарихыбызны, бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел. Алар даны мәңгелек!
-
Бөек Җиңүнең варислары 21.06.2022

Күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар кинотеатрда булып, “Артек. Большое путешествие” дигән кинофильм карадылар. “Бөек Ватан сугышы турында мин нәрсә беләм?” дигән блиц - конкурста һәм “Сугыш турында шигырьләр” әдәби ишегалдында катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Юл хәрәкәте иминлеге 20.06.2022

20 июньдә лагерьда ял итүчеләр Вахитов районының "Балалар иҗаты үзәге"нә юл тотты. Алар квест формасында үткәрелгән кызыклы, күңелле чарада катнаштылар. Төрле станцияләрдә бик теләп эшләделәр, музейда булдылар.
Көннең икенче яртысында лагерьда ял итүчеләр янына “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре кунакка килде.Алар аны бик җылы кабул иттеләр. Җанлы әңгәмә, уеннар, ярышлар, бергәләп караган мультфильмнар, призлар балаларга бик ошады. Балалар юл кагыйдәләрен бозмаска сүз бирделәр.




