Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Ибраһимова Мәрьям — М.И. Мәхмүтов исемендәге конференция җиңүчесе 29.04.2023
29 нчы апрельдә Сәләт Йортында М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең VIII Республикакүләм фәнни-практик конференциясе узды. Конференция Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды һәм «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Президент грантлары фонды белән берлектә уздырыла.
11а сыйныфы укучысы Ибраһимова Мәрьям әлеге конференциядә җиңүче дипломына лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
-
“Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә җиңүче 28.04.2023
2006 нчы елдан бирле уздырылып килүче “Мин татарча сөйләшәм” бәйгесендә гимназия быел да бик теләп катнашты. Беренче этапны уңышлы гына үтеп, 23 апрель көнне Казан үзәгендә «Kazan Quest» уенында көч сынашты (куратор Хаҗиев А.И.). Әлеге уенда барлыгы 20 команда — Казан һәм республика районнарыннан килгән 7-11 сыйныф укучылары, квест рәвешендә, билгеләп куйган төрле урыннарга барып, анда калдырылган биремнәрне чиште.
26 нчы апрельдә Г.Камал театры каршында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Безнең гимназия III урынга лаек булды. Чарада катнашкан барлык укучыларны һәм укытучыларны котлыйбыз.
-
Праздничный концерт в доме престарелых 28.04.2023
28.04.23 учащиеся 6б класса и родители организовали и провели праздничный концерт, посвященный майским праздникам. Были стихи, танцы, игры и песни под гитару. Родители испекли угощения. Были вручены памятные подарки.
-
ДИКТАНТ ПОБЕДЫ 27.04.2023
27 апреля 2023 года во всех регионах Российской Федерации прошла Всероссийская акция «Диктант Победы» - исторический диктант на тему событий Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. Любой участник, желающий написать диктант, мог присоединиться к этому событию. Наша гимназия является площадкой проведения Диктанта. В написании диктанта приняли участие ученики и преподаватели гимназии, начальник Управления ЗАГС Кабинет а Министров РТ Нигматуллина Г.Р. Диктант проводился в форме тестирования в целях привлечения широкой общественности к изучению истории Великой Отечественной войны, повышения исторической грамотности и патриотического воспитания молодежи.
-
Чәчәкләр китерегез Тукайга! 27.04.2023
Апрель ае – Тукай ае, шигърият ае. 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, «Метроэлектротранс " МУП, традицион рәвештә, метрополитен станциясендә чара оештырды. Концерт программасы шагыйрьнең 137 еллыгы хөрмәтенә багышланды. Габдулла Тукай бюсты янында 27 нче гимназия укучылары Исхаков Әмирхан, Җәләлиева Азалия, «Ләйсән» вокаль студиясе чыгыш ясады, 5в сыйныфы укучылары (сыйныф җитәкчесе Муллаянова З.К.) тамашачылар ролендә катнашты. Бәйрәм атмосферасы узып баручыларны да битараф калдырмады.
-
Гимназиядә бәйрәм концерты 26.04.2023
26нчы апрельдә Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 137 ел тулу уңаеннан гимназиядә бәйрәм концерты оештырылды. Яшь артистларыбыз тамашачыларны иң яхшы чыгышлары белән сөендерде: җырлар, шигырьләр - барысы бергә үрелеп барды.
-
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел 26.04.2023
26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Казанда Габдулла Тукай скверында бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тантанага шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгатендә, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, татар шагыйренең әсәрләре республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын үткәрү максатларына туры килә-«рухи кыйммәтләрне ныгыту, борынгы традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын арттыру».
Чарада гимназиябезнең 7нче сыйныф укучылары бик теләп катнашты.
-
Посещение музея 26.04.2023
26 апрель көнне Татрстан Республикасының Милли музее һәм Г. Тукай әдәби музее «Ядкярләрдә тукай рухы»( В релеквиях душа Тукая) әдәби конкурсында катнашучыларны котлады.
«Поэзия» номинациясендә 2 б сыйныф укучысы Зияутдинов Айнур ( укытучы Костюнина Г.Р.) катнашып, 3 урынга лаек булды. Аңа диплом һәм бүләкләр тапшырылды. Айнурны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышларга ирешүен телибез.
-
День рождения Г. Тукая 26.04.2023
Шундый матур яз көнендә, ямьле апрель аенда, безнең яраткан шагыйребез, халкыбызның сөекле улы —туган. Менә буген 2 сыйныф укучылары аның туган көнендә шигырь бәйрәмен үткәрде. Укучылар башкаруында “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бала белән күбәләк”, “Фатыйма белән Сандугач”, “Кызыклы шәкерт”, “Туган авыл” һ.б. шигырьләре яңгырады. Әлеге шигырьләр кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди.
-
«Ел укучысы» җиңүчеләрен котлыйбыз 25.04.2023
4в сыйныфы укучысы Насибуллин Алан (укытучысы Мөбәрәкшина Л.Г.) һәм 10 а сыйныфы укучысы Галеева Герданы “Ел укучысы” шәһәр бәйгесенең район этабында II призлы урын яулаулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Әлеге бәйге иң сәләтле, белемле, актив укучылар өчен. Конкурсның максаты – спорт, җәмгыять,мәдәният, фән өлкәсендә актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны ачу.
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен телибез. Укучыларны бәйгегә әзерләүче укытучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.