Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 757 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 47 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << ( 281 ) 282 283 284 285 286 287 288 289 290 >>
-
"Илһам" Бөтенроссия бәйгесе дәвам итә
25.03.2015
Казан шәһәренең 2 нче интернат-лицеенда "Илһам" Бөтенроссия бәйгесенең II туры уздырылды. Конкурсның зона этабына республикабызның Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Биектау, Казан мәктәпләреннән килгән яшь иҗатчылар, үзләренең әсәрләре белән мәртәбәле жюри алдында имтихан тотты. Күренекле шагыйрәләрдән, язучы-драматурглардан торган жюри укучыларның татар телен ни дәрәҗәдә белүен, сорауларга ни рәвешле җавап бирүләрен күзәтте. Инде алда хәбәр ителгәнчә, бу турда безнең укучыбыз Энҗе Нурмиева да катнашты. Аңа уңышлар телибез, нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтеп калабыз!
-
Третий день активного отдыха
25.03.2015
Бүген,25 нче март көнне, җиңүнең 70 еллыгы кысаларында “Энҗе бөртекләре” лагеры балалары белән “Аҗаган” уены үткәрелде.Бәйге формасында оештырылган әлеге чара балалар күңелендә уңай тәэсир калдырды. Өстәвенә,яшь буынга хəрби – патриотик тəрбия бирү, мөстəкыйльлек, аңлы дисциплина, үзара дустанə мөнəсəбəт, ихтыяр көче, тапкырлык кебек сыйфатларны тәрбияләү өчен дә бу уен иң уңайлы чараларның берсе булды.
-
Посещение молодежного театра
24.03.2015
Бүген, 24нче март көнне,27 нче гимназия каршында оештырылган “Энҗе бөртекләре” лагеры балалары Габдулла Кариев исемендәге Татар Яшьләр театрына барды. Алар “Керпе малае дуслар эзли ” дигән спектакль карадылар. Артистларның уйнавы, спектакльнең эчтәлеге, матур бина, театр эшчәннәренең балаларга булган мөнәсәбәте укучыларда уңай тәэсир калдырды.
-
Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган мәктәп яны лагерында беренче көн
23.03.2015
Бүген язгы каникулларның беренче көне гимназиябездә "Энҗе бөртекләре" лагерын ачу тантанасы белән башланып китте. Лагерь эшчәнлегенең тематикасын ачыклап, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чара узды. Ул сугыш чорының тарихи вакыйгаларын ачыклаган күрсәтмәләр белән башланды. Соңыннан, чара үткәрү барышында алынган мәгълүматларга нигезләнеп, балалар арасында рәсем конкурсы узды.
-
Каюм Насыйри укулары
23.03.2015
23 нче мартта Казан шәһәренең 81 нче мәктәбендә XIII нче регионара К.Насыйри укулары булып узды. 17 секциядә 341 бала көч сынашты. Безнең өчен иң куанычлысы: 10 сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Зилә, "Татар әдәбияты" секциясендә, 21 укучы арасыннан 3 нче урынга лаек булды. Зиләне һәм аның укытучысы Гөлгенә Вазыховнаны әлеге зур җиңүләре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
-
В предверии Победы
19.03.2015
Сегодня в гимназии прошло торжественное поздравление ветеранов Великой отечественной войны и тыла.Праздничное торжество открыл заместитель главыа дминистрации Вахитовского и Приволжского районов Сафин Рамиль Равилевич. Он поздравил всех собравшихся с памятной датой, пожелал здоровья, мира, счастья и долгих лет жизни. Поздравила ветеранов директор гимазии Хуснутдинова Люция Гапхадиевна.Во время мероприятия звучали песни военных лет в исполнении наших учащихся. Читали стихи ученики школы.Ученики 11 класса сценку. Радовали своим выступлением ансамбль "Лейсан", ученики начальных классов показали танцевальные номера.
Ветераны остались довольны концертом, со слезами радости и гордости на глазах они смотрели на наших детей. А мы желаем, чтобы нынешнее и будущее поколение всегда помнили героические подвиги нашего народа в годы Великой Отечественной войны, и чтобы были достойными потомками того великого поколения.
Низкий Вам поклон, дорогие ветераны, за ваш великий подвиг! Вечная слава героям!
-
Районный этап "Зарницы"
19.03.2015
На базе 98 школы завершился районный этап республиканских соревнований военно – спортивной игры «Зарница».
19 марта в соревнованиях приняли участие 12 команд, которые были сформированы из учащихся 14-15 лет.
Команды соревновались в смотре строя и песни, конкурсах «Меткий стрелок», «неполная разборка и сборка автомата», В интелектуальном конкурсе показали свои знаний в области истории Отечества и Российской Армии. Очень интересным оказался конкурс плакатов, где ребятарисовали символы России. Были подведены итоги. Участникам игры были вручены дипломы.
-
XIII нче регионара К.Насыйри Укулары
17.03.2015
Туган телебезне үстерү, талантлы яшьләрне барлау максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы XIII нче регионара К.Насыйри Укулары уздыра. 2014 нче елның ноябреннән алып 2015 нче елның гыйнварына кадәр 967 фәнни эш җибәрелгән. Шулар арасыннан иң яхшы 341 эш сайлап алынып II турга тәкъдим ителгән. Сайлап алынган эшләр арасында безнең гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Мөбәрәкшина Зиләнең фәнни хезмәте дә бар (укытучысы Г.В.Нурмиева). Зиләгә 23 нче мартта узачак финалда зур уңышлар телибез.
-
Участие в IX городской филологической научно-исследовательской конференции школьников имени Д.С.Лихачева
16.03.2015
14 марта 2015 года в МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №62" Авиастроительного района г.Казани проводилась IX городская филологическая научно-исследовательская конференция школьников имени Д.С.Лихачева. В секции «Филологические исследования в области русского языка и литературы» свою работу представила Валиуллина Алина , ученица 10А класса нашей гимназии (учит. Бикметова Резеда Ильдусовна), в секции «Филологические исследования в области иностранных языков» - Галиахметова Аделя, ученица 11А класса (учит. Шаяхметова Лилия Хабировна) Серьезная работа учениц была отмечена Грамотами Управления образования Исполнительного комитета муниципального образования г. Казани. Работы опубликованы в Сборнике тезисов лучших работ конференции.
-
"Илһам" Бөтенроссия бәйгесенең I нче тур йомгаклары
16.03.2015
Татар әдәбиятына, мәдәниятенә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, үстерү максатыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгы "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе уздыра. Бәйгегә Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 622 эш кабул ителгән. Беренче тур таләпләре буенча, экспертлар төркеме барлык әсәрләр арасыннан 163 иң яхшы шигъри әсәрне, 117 иң яхшы проза әсәрен, 17 драма әсәрен сайлап алган. Нигезләмә буенча, 2 нче тур 18-23 мартта Республика районнарында зоналарга бүлеп уздырыла. II турда жюри әсәрләрнең авторлары белән таныша, чыгышларын тыңлый. Гимназиябезнең 9 нчы сыйныф укучысы Нурмиева Энҗе берьюлы ике номинациядә: "Яшь шагыйрь" һәм"Яшь прозаик" номинацияләрендә чыгыш ясаячак (укытучысы Г.В.Нурмиева). Энҗене II турга чыгуы белән кайнар котлыйбыз, алга табада иҗади уңышлар телибез!