• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №12» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420021, г. Казань, ул. Шигабутдина Марджани, д. 38
Телефон: +7(843)-293-48-12
E-Mail: School12kaz@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа № 12"
Руководитель: Козловская Розалия Юрьевна
Год основания учреждения: 1936
У нас учатся: 731 учащихся из них иностранных граждан 0. Язык обучения - русский.
У нас учат: 63 педагогов

Новости школы № 12

Диктант на татарском языке

Опубликовано: 24.11.2022

 

«Татарча диктант»

Татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе

 

Акцияне уздыру көне һәм вакыты

Уздыру вакыты: 2022 елның 25-27 ноябрь көннәре, сәгать 11:00

(Мәскәү вакыты буенча).

 

Әгәр өйдә язарга телисез икән:

 

1) diktant.tatar сайтына керергә;

2) Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;

3) ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки http://diktant.tatar/ сайты аша туры эфирны кабызу;

4) Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына юлларга.

.

Акцияне оештыру һәм уздыру

Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында теркәлә: http://diktant.tatar/. Әлеге сайтта уздыру тәртибе турында мәгълүмат, бланклар һәм диктантның онлайн трансляциясенә сылтама урнаштырылачак.

 

Диктантны турыдан туры сайтта (online) язу:

 

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен:

1.) http://diktant.tatar/ сайтында "катнашучы" буларак теркәлү узарга;

2) Билгеле көнне шәхси кабинетка керергә;

3) Сайттагы трансляцияне кушырга;

4)Текстны тыңлап, диктант язарга кирәк.

Бу очракта эшегез автоматик рәвештә тикшереләчәк. Билгене бер атна эчендә шәхси кабинетка кереп белә алачаксыз.

Акциядә катнашучылар

Акциянең асылы — Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, һәр кеше катнаша кала. Моның өчен сайтка кереп, үзегез яши торган төбәк / район / илдә акция узачак мәйданчыкны табарга кирәк

 

Акциянең рәсми сайты

Акцияне оештыру һәм уздыру вакытында мәгълүмат белән тәэмин итү өчен рәсми сайт эшләп килә.

Сайтның адресы: http://diktant.tatar/

Сайт түбәндәге мәгълүматны үз эченә ала: оештыручыны теркәү, уздыру тәртибе, psd форматындагы афиша, диктант текстлары, тикшерү критерийлары, географик карта, тест, татар теле кагыйдәләре, диктант язуда катнашучыларның билгеләре һәм оештыручылар өчен рәхмәт хатлары, оештыручылар, партнерлар, элемтә өчен телефон.

Өстәмә мәгълүмат өчен: tatarchadiktant@gmail.com , 8(843) 236-49-66.

ВКонтакте социаль челтәренә сылтама: https://vk.com/tatdiktant,  

 

 

 



К списку новостей