Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru; tgim1@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 638 учащихся, из них 11 иностранных граждан |
У нас учат: | 42 преподавателя |
-
Язгы лагерь
25.03.2024
25 нче марттан башлап, гимназиябездә язгы каникул көннәрендә мәктәп яны лагере эшләячәк. Биредә укучылар вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә алачаклар.
-
Юлларда сак булыйк
22.03.2024
Бүген гимназиябездә полиция өлкән лейтенанты, Казан шәһәре буенча ДПС инспекторы Сәләхиев Эльвир Мәсхүт улы юл йөрү кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрде.
Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне кече яшьтән үк башларга кирәк. Шуңа күрә һәр чирек саен, укучылар каникулларга китәр алдыннан, инспекторлар профилактик чаралар үткәрәләр.
-
27 март - Бөтендөнья театр көне
22.03.2024
27 март - Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр – грек теленнән тәрҗемә иткәндә «тамаша өчен урын» дигәнне аңлата. Театр тамашачы булган җирдә башлана, диләр. Ягъни бер генә театр да тамашачысыз булмый.
Беренче театр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Ул ачык һавада ярымтүгәрәк формада төзелә. Хатын-кызларга тамаша карарга рөхсәт ителмәгән, шуңа күрә театрга ир-атлар гына йөргән.
Россиядә театр 17нче гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Бүгенге көндә аның бик күп төрләре бар. Мәсәлән, драма, опера, балет, курчак, пантомима театрлары.
Шушы истәлекле датага багышланган “Өстәлдә театр” исемле мастер-класс үтте. Укучылар кәгазь курчаклар ясадылар һәм “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерделәр.