• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Шеланговская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422577, Республика Татарстан, Верхнеуслонский район, с. Шеланга, ул.Школьная д.26
Телефон: +7(843)-793-27-47
E-Mail: 1514000003@tatar.ru, schelanga@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Шеланговская СОШ" Верхнеуслонского муниципального района РТ
Руководитель: Ледяева Лидия Викторовна
Год основания учреждения: 1957
У нас учатся: 80
У нас учат: 18

Новости школы

21 нче февраль – Халыкара туган телләр көненә багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!”

Опубликовано: 22.02.2013

Халкым теле миңа – хаклык теле.

   Аннан башка минең телем юк.

         Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

        Иле юкның гына теле юк.

Туган җирен чын күңелдән яраткан, халкының тарихына, гореф – гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли. Аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, татар икәнен күңеле белән сизеп яши.

Шеланга урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле укытучысы Гөлшат Сиченкова 21 нче февраль – Халыкара туган телләр көненә багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!”  кичәсе үткәрде. Кичне 11 сыйныф укучысы Усманова Әлфия “Туган тел” җыры белән башлап җибәрде. Аннан Ледяева Лина “Бүген бездә зур бәйрәм. Бәйрәмгә эләгү өчен “ишек бавы” түләргә кирәк. Без  табышмаклар әйтәбез, җавабы - сездән.” дип  укучыларга табышмаклар әйтеп үтте. Барлык укучылар да табышмаклар бәйгесендә бик теләп катнаштылар. Кичә барышында  Каримова Диана (7 сыйныф) һәм Зайкина Диана (9 сыйныф) инглиз телендә шигырьләр сөйләделәр, Матягина Юлия (8 сыйныф) татар телендә “Җилләр” шигырьен сөйләде, 6 нчы сыйныф укучылары “Өч ул” әкиятен, 8 сыйныф укучылары Колесникова Алена һәм Фирсов Александр “Карак песи”, Абросимова Ангелина, Крайнова Кристина, Дементьева Светлана һәм Закирова Резеда “Кызыл ромашка” шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Потягунин Константин рус телендә “Туган тел” шигырьен сөйләде. 9 сыйныф укучылары Усманова Инзилә һәм Гладилов Станислав татар халык биюен башкардылар. Ендальцева Анастасия һәм Салмин Александр вальс башкаралар. Кичәне  Гөлшат Идрисовна  бөек шәхес Садри Максуди  сүзләре белән тәмамлады:

“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз”.

 

21 февраля Гульшат Сиченкоав, учитель татарского языка в МБОУ “Шеланговская СОШ”, провела мероприятие посвященное “Дню родных языков” на татарском языке. Учащиеся школы с большим удовольствием приняли участьее на празднике. Ребята рассказали стихи на татарском, русском и английском языке, спели песни на татарском языке.



К списку новостей