муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Октябрьская средняя общеобразовательная школа» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы “Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422580, РТ, Верхнеуслонский район, п. Октябрьский, ул. Центральная, д.10 |
Телефон: | +7(843)-793-14-23 |
E-Mail: | octchool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Октябрьская СОШ" |
Руководитель: | Усманова Гульнар Ильдаровна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 45 обучающихся |
У нас учат: | 14 педагогов |
Новости школы
Сәйдәш аланында
Опубликовано: 17.08.2019Мәгърур Идел елгасы ярына урнашкан шушы авыл илаһи моң иясе Сәйдәшне шатлыклы вакытларында да, тормышының четерекле вә кыен чакларында да, үзенең назлы һәм җылы кочагына сыендырган, хәтәр җилләрдән дә саклап калган һәм әлбәттә, аңа иҗат рухы биргән. Югары Ослан районындагы Кызыл Байрак авылы барыбыз өчен дә якын һәм кадерле. Кызыл Байрак авылы Иделнең уң як ярына – бакыр кәүсәле биек наратлар үскән, яшел ерымтылар, хәтфәдәй үлән белән капланган үрләр җәйрәп яткан урынга, табигатьнең иң гүзәл җиренә урнашкан. Мәгълүм булганча, биредә Салих Сәйдәшев 1920-1940 елларда җәй айларында яшәгән. Туксанынчы елларда хөкүмәт биредә Сәйдәш мемориалын булдыру турында карар чыгарган. 17нче август көнне Октябрь урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары: Волкова Олеся һәм Каландарова Света туган тел укытучысы Гомәрова Венера Тәлгать кызы җитәкчелегендә, алда әйтелеп үткән бәйрәмдә катнаштылар.
К списку новостей