муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кураловская средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов» Верхнеуслонского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422581, РТ, Верхнеуслонский район, с. Куралово, ул. Пионерская, д. 19 |
Телефон: | +7(843)-793-35-10 |
E-Mail: | 1507000003@tatar.mail.ru, kuralovo19@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кураловская СОШ" |
Руководитель: | Маслов Георгий Георгиевич |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 116 обучающихся |
У нас учат: | 18 учителей |
Новости МБОУ "Кураловская СОШ"
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне!
Опубликовано: 21.02.2014Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Шушы унайдан Куралово гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле укытучысы Нуруллина Сүрия Илгиз кызы җитәкчелегендә зур концерт булды. Денисова Настя һәм Хасанова Карина ике телдә бәйрәмне алып бардылар. Укучылар шигырьләр сөйләделәр. 5енче сыйныф укучылары “Күңелле печән чабу” һәм татар халык биюен башкардылар. Лужаев Вадим “Туган авылым” җырын җырлап барысында таң калдырды. Музыка укытучысы Гурная Ирина Евгений кызы “Танышу” җыры белән чыгыш ясады. Денисова Настя рус телендә шигырь сөйләде. Шулай ук 5енче сыйныф укучылары татарча “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерделәр. Ахырда бәйрәмне “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамладылар. Шунысы куандыра, рус балаларының татар телен өйрәнүгә омтылуы һәм кызыксынуы.
К списку новостей