МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ"
Визитная карточка
Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru/ yamashurma@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ" |
Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 166 учащихся |
У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
Урок о военных корреспондентах. Хәрби корреспондентлар турында батырлык дәресе 03.05.2022
Бүген тәрбия сәгатьләрендә хәрби корреспондетлар һәм хәрби врачларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәтелгән батырлыгы турында дәресләр үтте. Татарлар арасында батыр корреспондентларның берсе- патриот-шагыйрь Муса Җәлил.
Сегодня прошли открытые уроки мужества и классные часы, посвященные военным подвигам корреспондентов и военных врачей. Среди военных корреспондентов особое место занимает поэт-патриот Муса Джалиль.
-
Җиңү көненә рәсемнәр. Рисунки ко Дню Победы 02.05.2022
Җиңү бәйрәменә багышланган иҗади эшләр.
Творческие работы ко Дню Победы
-
Тыл хезмәткәрләрен, ветеран укытучыларны котлау. Поздравления с майскими праздниками. 01.05.2022
Ямаширмә мәктәбе укучылары тыл хезмәткәрләрен, ветеран укытучыларны, сугыш чоры балаларын май бәйрәмнәре белән котлыйлар.
Учащиеся Ямашурминской школы поздравляют учителей, детей войны, тружеников тыла с майскими праздниками.
-
Неделя иммунизации. 29.04.2022
С 24 по 30 апреля 2022 года проходит Единая неделя иммунизации в РФ В рамках недели иммунизации школа совместно с сельской библиотекой и Ямашурминской ФАП провели встречу для 8 классников под названием "Долгая жизнь для всех". Фельдшер Хасбиуллина Э.Р. выступила на тему "Что нужно знать о вакцинации", библиотекарь Назмиева Ф.С. приготовила выставку и раздала буклеты, учитель биологии Хамидуллина М.Ш. рассказала ребятам о разновидностях вакцин.
-
Биология, химия, физика укытучылары семинары 27.04.2022
27 апрельдә Әлдермеш мәктәбе базасында физика, биология, химия укытучыларының ""Белем" милли проектын тормышка ашыру рамкаларында "укучыларның табигый -фәнни грамоталылыгын формалаштыру өчен кирәкле шарт-заманча белем бирү мохитен булдыру" темасына семинар булды. Безнең биология укытучысы Фидания Вагыйзовна, химия укытучысы Мөнирә Шамилевна, физика укытучысы Марат Абдуллович әлеге семинарда алдынгы технологияләрдән файдаланып, мастер-класслар күрсәттеләр.
27 апреля на базе Альдермышская СОШ Высокогорского муниципального района состоялся семинар учителей химии, биологии, физики, где активное участие приняли учителя нашей школы Гиниятуллина Ф.В., Хамидуллина М.Ш., Галяутдинов М.А.
-
"Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый" конференциясе 27.04.2022
Бүген Биектауның 1нче мәктәбендә шагыйрә Йолдыз Шәрәпова, "ТР Мәгарифне үстерү институты" ректоры ярдәмчесе Минкина Г.Т. , "ТР Мәгарифне үстерү институты"ның татар теле әм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе Шәмсетдинова Р.Р., "Татар гаиләсе" Бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Гайфуллина М.Х., районның алдынгы гаиләләре катнашында "Минем гаиләм алга, киләчәккә атлый" темасына конференция узды. Әлеге конференция 4 юнәлештә иҗади эшләр кабул итте. Беренче юнәлеш укучылар өчен "Гаиләм-ныклы терәгем" иншалар бәйгесендә мәктәбебезнең 8нче сыйныф укучысы Кәлимуллина Айзилә 1нче урынга лаек булды. Әти-әниләр өчен "Иң зур мирас бер генә: газиз туган тел генә" дигән икенче юнәлештә мәктәбебезнең ата-аналар комитеты рәисе Хәмидуллина Лилия Сәлим кызы катнашып, 2нче урынга лаек булды. "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" юнәлешендә мәктәбебез укытучылары Исмәгыйлева Г.Ә һәм Галиәхмәтова Ч.И. сертификатка ия булдылар. "Татар милли бизәкләре, кул эшләнмәләре" юнәлешендә авылдашыбыз, чигү остасы Шакирова Минҗофар апаның кул эшләрен күрү -аеруча зур сөенеч иде.
-
Тукай бәйрәме. День рождение Г.Тукая 26.04.2022
Бүген мәктәп мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышланган бәйрәм узды. Ямаширмә мәктәбенең театр түгәрәгенә йөрүче балалар Тукай әкиятләренең геройларын сәхнәләштерделәр, башлангыч укучылары өчен шагыйрь иҗаты буенча табышмаклар викторинасы уздырдылар. Мәдәният йорты хезмәткәре Сәгъдиева Филсинә апа бәйрәмне алып барды, укучыларга Тукай тормышыннан кызыклы фактлар сөйләде. Китапханә мөдире Нәҗмиева Фәридә апа Г.Тукай иҗатына багышланган китап күргәзмәсе әзерләде. Бәйрәмдә катнашучы 1-8нче сыйныф укучылары Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Яшь җырчыларыбыз Гыймадиева Айсылу, Шәвәлиева Ралинә Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Сафиуллина Азалия курайда Тукай көйләрен башкарды. Бәйрәм бергәләп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Сегодня прошел праздник, посвященный 136летию татарского поэта Г.Тукая. Учащиеся исполняли стихи и песни по произведениям великого поэта, юные актеры Ямашурминской школы показали сценку с героями сказок Тукая, библиотекарем была организована выставка книг поэта. Праздник закончился совместным исполнением произведения Тукая "Туган тел".
-
Конкурс "Победа выкованная трудом". 26.04.2022
Сегодня члены юнармейского отряда "Юный патриот" Ямашурминской школы и их руководитель Сибгатуллин К.А. приняли участие на торжественной церемонии награждения республиканского конкурса видеороликов "Победа выкованная трудом". Наши юнармейцы награждены дипломом за 3 место за видеоролик-интервью "Победа, выкованная трудом". Этот конкурс видеороликов, посвящен трудовому подвигу молодежи Татарстана во время Великой Отечественной войны 1941-1945гг. Организаторами Конкурса являются Республиканское общественное движение «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр», депутатская группа «ТНВ» в Государственном Совете РТ. Желаем успехов, нашим юнармейцам, поздравляем с победой
Бүген Ямаширмә мәктәбенең "Яшь патриот" яшь армиячеләр отряды әгъзалары, җитәкчеләре Сибгатуллин Котдус Әнвәрович белән Казанда "Хезмәт белән яуланган Җиңү" видеороликлар конкурсының бүләкләү тантанасында катнаштылар. Алар 3нче урынга лаек булдылар, диплом белән бүләкләнделәр. Әлеге конкурс Бөек Ватан сугышы елларында яшьләрнең хезмәт батырлыгына багышланган иде. Аны "Татарстан -яңа гасыр" хәрәкәте үткәрә. Яшь армиячеләребезгә алга таба да зур уңышлар телибез!
-
Федеральный номер семейной линии 26.04.2022
Федеральный номер Семейной линии 8-800-3006-003, который работает ежедневно и круглосуточно, предлагая заявителям безвозмездную социально-информационную, консультационную, юридическую и иную помощь.
-
Урок Цифры. Цифрлаштыру дәресе 25.04.2022
В год цифровизации в РТ учитель информатики Сафиуллин Р.Г. провел Уроки Цифры на тему "Искусственный интеллект".
Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан информатика укытучысы Сафиуллин Р.Г. Цифра дәресләре үткәрде.