МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа имени И.К. Хайруллина Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422735, г. РТ, Высокогорский район, с Ямашурма, ул. Школьная, д. 13 |
| Телефон: | +7(843)-653-29-11 |
| E-Mail: | Syam.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашурминская СОШ им. И.К. Хайруллина" |
| Руководитель: | Сафиуллин Ленар Габдулкаюмович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 164 учащихся |
| У нас учат: | 24 педагога |
МБОУ "Ямашурминская средняя общеобразовательная школа имени И.К. Хайруллина Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127 128 129 130 >>
-
"Тургай"хезмәт һәм ял лагеры. Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсия 01.07.2015

"Тургай" лагеры 15нче көнне Иске Казан музей-тыюлыгына экскурсиягә барды. Экскурсовод Фәния апа һәр экспонат турында җентекләп сөйләде, Иске Казан тарихы белән таныштырды. Аннары без изге урынга- Мулла Хаҗи чишмәсенә юл тоттык. Савытларыбызны чишмә суы белән тутырып, Изге Ураза аенда теләкләребезнең чынга ашуын теләп лагерыбызга кайттык.
-
Хезмәт һәм ял лагеры "Тургай". Фельдшер белән очрашу 30.06.2015

Бүген "Тургай" лагерында тәрбияләнүчеләр Ямаширмә авылы фельдшеры Хәсбиуллина Энҗе Расих кызы белән очраштылар. Энҗе апа балаларга сәламәт яшәү рәвешенең асылы, көндәлек режим, дөрес туклану, физик күнегүләр файдасы, начар гадәтләрнең зыяны турында сөйләде.
-
"Көмеш су" лагеры. Лагерьлар арасында дуслык турниры 30.06.2015

Бүген "Көмеш су" лагерының футбол командасы Шәпше мәктәбе җәйге лагерының футболчылары белән стадионда очраштылар. Ярышта "Дуслык" җиңде.
-
"Көмеш су" лагеры. "Президент белән бергә!"акциясе 29.06.2015

"Көмеш су"лагерында бүген "Президент белән бергә!" акциясе үткәрелде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан велосипедлар ярышы балалар тарафыннан теләп кабул ителде. Җиңүчеләр билгеләнде, һәр бала сәламәт яшәү рәвешенең асылы дөрес туклану һәм физик активлык икәнен төшенеп кайтып китте.
-
Хезмәт һәм ял лагерында "Президент белән бергә!"акциясе 29.06.2015

Хезмәт һәм ял лагерында бүген "Президент белән бергә!" акциясе игълан ителде. Шул хөрмәттән балалар "Чиста авыл" рейдына чыктылар. Туган авылыбызны чистарту эшләрендә катнаштылар.
-
"Көмеш су" лагеры. Психологлар белән очрашу 29.06.2015

Биектауның психологик үзәгеннән килгән психологлар Альбина Наилевна һәм Әлфия Рифкатовналар балалар белән бик кызыклы очрашу үткәрделәр. Балалар төрле тренингларда бик теләп катнаштылар.
-
"Тургай"хезмәт һәм ял лагерында психологлар белән очрашу 29.06.2015

Лагерьның 15нче көне укучылар өчен файдалы узды. Алар Биектауның психологик үзәгеннән килгән белгечләр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә оештырдылар, үзләрен борчыган сорауларга җавап таптылар.
-
"Көмеш су" лагеры. Экологик акция 27.06.2015

"Экологик акция" кысаларында балалар авыл чишмәләрен чүп-чарлардан чистарттылар.
-
"Тургай"хезмәт һәм ял лагерында Сәламәтлек көне 27.06.2015

Бүген "Тургай"хезмәт һәм ял лагерында Сәламәтлек көне игълан ителде. Иртәнге зарядка -сәламәт яшәүнең башлангычы. Бакчада эшләү белән бергә сәламәтлек темасына әңгәмә һәм төрле спорт ярышлары да кызыклы булды.
-
"Көмеш су" лагеры. Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт 26.06.2015

Лагерыбызның 11нче көнендә "Юл йөрү билгеләре иленә сәяхәт" бәйрәме үткәрелде. Безгә кунакка Юл һәм транспорт инспекциясенең Биектау филиалының пропаганда бүлеге җитәкчесе Сафиуллина Алсу Рәшитовна килде. Ул төрле кызыклы ярышлар үткәрде һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырды.







