• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13
Телефон: +7(843)-656-18-12
E-Mail: Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Суксинская ООШ"
Руководитель: Закиров Айрат Булатович
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 35 учащихся
У нас учат: 14 учителей

Новости школы

Юбилеең белән мәктәбем

Опубликовано: 01.09.2012

 

    Быелгы  уку елы Суыксу  урта мәктәбе  өчен аеруча истәлекле, юбилейларга бай  ел:  сигезьеллык мәктәп булып оешуга – 50,  урта мәктәп статусы алуга – 25 ел.

   Тиздән 1 нче сентябрь җитә. Мәктәбебез 83 нче тапкыр укучыларны үзенә кабул итә. Шул вакыт эчендә күпме үзгәрешләр, яңалыклар кичергән ул.

   20 нче еллар ахыры. Совет хөкүмәте илдәге наданлыкны бетерү буенча көрәш җәелдерә, һәркемгә белем алу мөмкинлеге бирелә. Илдә белемле кешеләр җитешми. Шушы максаттан чыгып, авыл җирендә башлангыч, бистә һәм шәһәрләрдә җидееллык мәктәпләр ачыла.

    Суыксу авылында мәктәп 1929 елда эшли башлый. 1940 елдан ул җидееллык мәктәп булып үзгәртелә. Башлангыч  мәктәп вакытында аның беренче мөдире булып           Г. И. Шакиров  эшли. 1940 нчы елдан башлап мәктәптә 15 директор хезмәт итә. Шушы авылда туып-үскән ир-егетләрдән  Г. С. Сиразиев (1952-1956), Ф. Ф. Сәгъдиев (1965-1977), Р. Н. Гарипов 1987- 2012 елларда мәктәп белән җитәкчелек итәләр.

       1987 нче елда  Биектау район Советы башкарма комитеты карары нигезендә мәктәп   яңа статус ала – сигезьеллык мәктәптән урта гомуми  белем бирү мәктәбе итеп үзгәртелә. Әлеге яңалык мәктәп үсешенә зур мөмкинлекләр бирә. Класс-комплектлар арта, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасы өстәлә, озынайтылган көн группасы тәрбиячесе һәм предмет укытучылары саны арта. Югары сыйныф укучыларының, туган йортларында яшәп, урта белем алырга мөмкинлекләре туа.

Урта мәктәпнең директоры итеп Рафаэль Насыйх улы Гарипов  билгеләнә. Ул укучылар һәм укытучылар коллективында  эшлекле иҗади атмосфера  тудыра алучы, шул атмосфераны саклый белүче оста җитәкче. Мәктәп заман таләпләренә бар яктан да җавап бирә. Аның зур, иркен спортзалы, ашханәсе, барлык уңайлыклары булган класс-кабинетлары бар. Сыйныф бүлмәләрендә укучыларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Фәннәр буенча укытучыларның иҗат лабораторияләре дә искиткеч бай. Китапханә укучыларны дәреслек белән тәэмин итеп тора.  

     Мәктәпнең спорт мәйданчыгы, яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы бар. Ашханәбездә көн саен укучылар өчен кайнар ризык пешә. Мәктәбебездә уку укыту өчен барлык шартлар да тудырылган. Узган уку елы азагында укытучыларыбызга ноутбуклар бирелде. Агымдагы җәйдә барлык ноутбуклар да WiFi аркылы интернет челтәренә тоташтырылды. Хәзер һәр кабинетта интернетка иркен чыгып була. Укучылар да мондый үзгәрешләрне бик уңай кабул иттеләр. 

    Мәктәбебез район мәктәпләре  арасында елның- елында алдынгы урыннарга ирешә. Мәктәп укучылары район һәм республика олимпиадаларында , конкурсларда призлы урыннарны яулыйлар. Шундый зур уңышларга ирешүдә, әлбәттә  инде, директорыбыз Рафаэль Насыйх улының  хезмәте бәя биреп бетергесез.

   Рафаэль Насыйх улын тумыштан Ходай Тәгалә тирә- юньдәгеләргә ярдәм итәргә әзер торучы итеп яраткан. Күршедәге Ташсу,  Кондырлы, Кече Рәс башлангыч мәктәпләре мөдирләренә  булган  материаль һәм  мораль ярдәме дә  бик зур.

    Авыл халкы, укучылар, аларның әти- әниләре белән социаль- иҗтимагый  мәсьәләләрне хәл итү аның катнашыннан башка үтми.Укучылар, укытучыларның берәрсенә авыр кайгы, борчу килгәндә дә ул аны үзенеке кебек кичерә. Ярдәменнән ташламый, яхшылыгы өчен рәхмәт аңа.

    25 ел эшләү дәверендә Рафаэль  Гариповка РСФСР ның Мәгариф отличнигы, “Татарстан Республикасының Атказанган  мәктәп укытучысы” дигән мактаулы  исем бирелде .

   Узган уку елында  Татарстан Республикасының Мәгариф  министрлыгы  кысаларында үткәрелгән “Иң яхшы укытучы”, “Иң яхшы директор” грантларына лаек булды.

   Мәктәбебез ирешкән уңышларда уку һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының өлеше зур. 1987 елдан 1996 нчы елга кадәр укыту  һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып Г. С. Закирова эшли. Ул  чын укытучы, остаз буларак таныла. 40 ел эшләү дәвереннән соң,  хезмәт ветераны лаеклы ялга киткәч, эстафетаны аның укучысы И. Р. Сәйфуллин кабул итеп ала. Ул, оста оештыручы буларак, мәктәпнең элекке традицияләрен саклап кына калмый ,укыту –тәрбия эшенең  торышын яхшыртуга күп көч куя. Дәресләрнең нәтиҗәле үтүендә укытучыларның методик осталыкка ия булуы, үз белемнәрен күтәрүе, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, гомумиләштереп, аны эшләрендә тиешенчә куллана белүендә укыту процессын дөрес оештыруда Илдар Равиловичның хезмәте зур.  

    Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен укытучыбызның хезмәте югары бәяләнгән. Ул- “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре”дигән күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының, Биектау районы администрациясенең, район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәткәребез.

    Суыксу мәктәбе гомер-гомергә талантлы, тырыш, иҗади эшләүче укытучыларга бай булды. Күп еллар дәвамында укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә зур хезмәт куйган,              хәзер лаеклы ялда булган РСФСР ның Мәгариф отличнигы, татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Ә. Х. Сәгъдиеваны, Т. Ш. Сабированы, биология укытучылары Р. В. Хузиеваны, Р. Г.Маликованы , математика укытучылары Н. М. Маликовны,  И. Г. Фатыйхованы,  рус теле  һәм әдәбияты укытучысы Ф. З. Сафинаны, М. Н. Яруллина   укучылары әле дә хөрмәтләп искә алалар. Мәктәбебезгә соңгы вакытта  зур өлеш керткән мәрхүм мәктәп директорлары И. И. Хузиев, М. Н. Низамовларның хезмәтләрен җылы сүз белән искә аласы  килә.

   Мәктәбебез тарихында якты, матур эз калдырган хезмәттәшләребез тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Ф.Ә. Хәйруллин һәм  М. И. Шәвәлиева, С. Р. Хайрутдинова, математика укытучылары Р. Б. Хасановны,  В. Г.Шакированы,   И. Д. Вәлиуллина, А. С. Камалова, М. М. Шакиров,  рус теле  һәм әдәбияты укытучылары  Ф. И. Шавалиева, Л. Ф. Сәгъдиева,  А. Р. Гилязова,  А. Г. Габдуллазянова, Г. А. Фатыйхова,  биология укытучысы  Ә. А. Низамова, Г. И. Гиниятов,  Ф. Ю. Закирова , тарих укытучысы Ф. М. Галимзянова, Р. Ф. Сәгъдиев, башлангыч сыйныф укытучылары  С. М Валиуллина, Н. Х. Гайнетдинова,  татар теле  һәм әдәбияты укытучылары  Ә. Х. Әхмәтгалиева, интернат тәрбиячесе М. Ф. Сәгъдиева районыбыз һәм республикабыз мәктәпләрендә, югары уку йортларында  яңадан-яңа үрләр яулыйлар, зур уңышларга ирешеп хезмәт итәләр.

    Бүгенге көндә мәктәптә 64 укучы белем ала. Укучылар   җирле  үзидарә   территориясенә       кергән 5 авылдан йөреп укый. Барлыгы 11 класс – комплект.

    Мәктәп  тырыш хезмәтләре белән танылган укытучыларыбыз  “Мәгарифтәге казанышлары” билгесе ияләре А. Н. Сәйфуллина, К. Б. Гарипова, С. Г. Шигабиева, Г. Н. Сәйфуллина, Р. Н.Минуллин, РФ  Мәгариф министрлыгы грамотасына лаек булган Ф. С. Рәкыйпова, район администрациясе  грамотасы белән бүләкләнгән Г. Р. Сәйфуллина, Л. Х. Гатауллина, Л. Д. Шигабиева, Г.Ф. Хакимзянова    , “Ел укытучысы”  район конкурсы лауреатлары Э. К. Сәгъдиева, А. Б. Закиров,  Р. Р. Закирова, Ф. А. Закирова һәм милли проект җиңүчесе Г. Н. Сәйфуллина белән горурлана .

    Коллектив даими, кадрлар алмашу юк диярлек. Укытучыларның 90%ы җирле кадрлар.

    Мәктәпнең төп үзенчәлеге булып укытучылар һәм укучылар, укытучылар һәм ата-аналар коллективының бердәмлеге тора.

      Мәктәптә  үз  хезмәтен,   балаларны    яратучы  укытучыларның      хезмәт    нәтиҗәләре    дә   куандыра.     Соңгы   елларда 2 укучы алтын һәм 13 укучы мәктәпне көмеш медальгә тәмамлады, үз белемнәрен югары уку йортларына керү имтиханнарында акладылар.  Мәктәпне тәмамлаган укучыларның югары уку йортларына керүе 48%, махсус уку йортларына керү 50-54% тәшкил итә. Район күләмендә үткәрелгән барлык конкурсларда да катнашыла һәм призлы урыннар яулана. Район олимпиадаларында татар теле, рус теле,математика, биология, химия буенча I-III урыннар яулана. Республика олимпиадасында мәктәп укучылары татар теле буенча IV, VII   урыннар (укытучы Гарипова К. Б.), рус теленнән 3 нче урын (укытучы Сәйфуллина Г. Н.), химия  буенча IV, VI урыннар (Шигабиева С. Г.) алдылар.

    Безнең  Суыксу  гомуми урта белем мәктәбе үзенең  спорт  яратучы балалары белән  район алдында игътибарга лаек.  2000 нче еллардан башлап (аңа кадәр дә)  район  күләмендә  оештырылган барлык чараларда да актив катнашып баралар. Ел  саен туризм  буенча  үткәрелгән  ярышларда призлы урыннарны яулыйлар.  2001  нче  елда  үткәрелгән “Аргамак”  Татарстан  уеннарында  зона  һәм  республика  ярышы  буенча II-III  урыннарны яуладылар.

    Авыл баласы,  балачактан  ук  көчле,  батыр булырга омтылып  үсә. Ул авыл  сабантуйларын күреп,  андагы  бил  алышуларны  күзәтеп,   үзе  дә көрәшче    абыйлар  кебек  келәмдә  көчен сыный. Безнең көрәшчеләр командасы (тренер – Минуллин Р. Н.)  соңгы  биш  елда район  спортакиадасында  1-2 урыннарны  алып киләләр.

     Район  җыелма командасының  күпчелеге безнең  көрәшче егетләрдән тора. Үз вакытында районның  көрәш ярышларында,  авыл һәм район  сабантуйларында  беренчелекне бирмәгән егетләребезгә  алмашка яшь  көрәшчеләребез  үсеп килә.  Хәзергесе  вакытта   алар да  районыбызның киләчәккә  зур  өметләр  баглаган  ышанычлы  егетләре.

     Безнең укучылар  шулай  ук    башка   спорт  төрләре  буенча да сынатмыйлар.  Җиңел   атлетика, чаңгы  спорты,  футбол ярышларында  район   буенча  призлы урыннар  алып баралар.  Берничә еллар  инде   өстәл теннисы,  шашка  уеннары    буенча  укучыларыбыз катнашкан ярышларда 1-2 урыннар  безнең  мәктәпнеке. Укучыларның  шундый  күрсәткечләргә ирешүләре,  билгеле,  куандыра гына,  күңелләргә җылылык өсти.  Без  балаларыбызны спортка  тартып, сәламәт  яшәү рәвешен  булдырып тәрбияли алабыз икән, димәк,  хезмәтебез  бушка китми.

  Спорт  белән  шөгыльләнергә  теләгән   укучыларга  шартлар  җитәрлек.  Футбол, хоккей  мәйданчыгы, чаңгылар, көрәш  келәме,  тренажерлар, җылы  спортзалы...   укучылар  өчен  тагын  нәрсә кирәк?  Аларга  үз чиратында  вакытларын әрәм итмичә,  актив хәрәкәтле  уеннар  белән  шөгыльләнергә,  сәламәтлекләрен  ныгытырга,  чыныктырырга  гына  кирәк.

      Мәктәп соңгы  елларда район күләмендә үткәрелә торган “Ел мәктәбе” конкурсында уңышлы катнаша (2001 ел – III урын, 2002 ел – II урын, 2003 ел – III урын, 2004 ел – III урын, 2005 ел – II урын, 2006 ел – I урын, 2007 ел – V урын ).

    Мәктәп үзенең укытучылар, укучылар, ата-аналар коллективы, үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана, үзенең традицияләрен дәвам итә һәм арттыра. Урта мәктәп булып 25 ел эшләү дәверендә ул балаларга белем, тәрбия бирү белән беррәттән микрорайонга нур, әхлак таратучы, сәламәт яшәүне пропагандалаучы булып та тора.

     Менә шулай иҗади эшләп,  төрле төбәкләрдә хезмәт итүче коллегаларыбызның тәҗрибәсен өйрәнеп, укыту һәм тәрбия бирү юнәлешендә яңа алымнар эзләп, уңай өлгеләрне кыю кулланып, укучыларыбызның һәм хезмәттәшләребезнең уңышларына сөенеп, киләчәккә омтылып яши безнең коллектив. Яңа уку елына да ныклы әзерлек, яңа көч белән аяк басарга җыена.

     Хөрмәтле коллегаларымны һәм техник хезмәткәрләрне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм. Юбилейлы елда аларның һәммәсенә дә саулык-сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим.

 

Г. Р. Сәйфуллина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары



К списку новостей