• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13
Телефон: +7(843)-656-18-12
E-Mail: Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Суксинская ООШ"
Руководитель: Закиров Айрат Булатович
Год основания учреждения: 1929
У нас учатся: 35 учащихся
У нас учат: 14 учителей

Новости школы

Белем бәйрәме

Опубликовано: 01.09.2012

          1 сентябрьне хәзер Белем көне диеп олылап йөртәләр. Чынлап та, нәкъ менә мәктәп бусагасыннан беренче адым атлап килгән нәниләр өчен әлеге бәйрәм белем дәрьясына алып кереп китә торган беренче көн булып тора. Шушы көн кеше гомерендә матур бер истәлек булып мәңге саклана. Мәктәп еллары ул кеше гомеренең иң истәлекле, иң матур вакыты. Монда ул күпме белем туплый, акыл җыя, гомерлек яңа дуслар таба, кешеләрне хөрмәт итәргә, намуслы, тырыш булырга өйрәнә. Шушы еллар буе аның янәшәсенән атлаучы, уй – теләкләре, төпле киңәшләре белән ярдәм итүче кеше ул – укытучы. Гаиләдә бала өчен әти – әнисе борчылып торган кебек, укытучы да укучысы өчен кайгыра, уңышларына сөенеп яши. Укучы, әти – әни, укытучы. Алар бер – берсен аңлап, ярдәи итеп эшләгәндә генә хезмәтнең нәтиҗәсе дә уңышлы була. Без Сезнең барыгызны да шушы матур бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, гаиләләрегездә тынычлык, авыр һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар телибез. Табигатьтән сезгә илһам иңгән, Сез сабырлык, гыйлем үрнәге. Белем дигән илне якын итеп, Яулагансыз текә үрләрне. Һәр йөрәккә кереп урнашасыз, Исемегез һәркем телендә. Беркайчан да болыт капламасын, Кояш булсын тормыш күгендә. Ипле генә, тыныч кына итеп, Күңелләргә үтеп керәсез. Балаларга терәк, таяныч сез, Аналардай сөя беләсез. Һәр йөрәккә кереп урнашасыз, Исемегез һәркем телендә. Беркайчан да болыт капламасын, Кояш булсын тормыш күгендә. Иң изге теләкләр белән Суыксу урта гомуми белем мәктәбе коллективы. 



К списку новостей