муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru, suksu@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
Год основания учреждения: | 1929 |
У нас учатся: | 35 учащихся |
У нас учат: | 14 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Разговор о важном 13.03.2023
Тема сегодняшних "Разговоров о важном" - "Сергей Михалков. 110 лет со дня рождения". Сергей Михалков — человек-эпоха, человек-легенда, родоначальник знаменитой российской творческой династии.
Он родился в 1913 году и прожил долгую счастливую жизнь. Судьба отмерила ему 96 лет, ярких, красивых, творческих. Он был поэтом, драматургом, баснописцем, общественным деятелем, председателем Союза писателей РСФСР. И все-таки в первую очередь, говоря о Сергее Михалкове, вспоминается то, что он был замечательным детским поэтом, на чьих стихах воспитывалась вся страна. А еще, конечно же, один из самых важных фактов его биографии — это создание текста к гимну сначала СССР, а потом России. Да, это поистине уникальный случай, Сергей Владимирович трижды стал автором гимна своей родины. И это, наверное, единственный в России поэт, чье стихотворение знают наизусть все россияне мира -
Әниләргә бүләкләр 10.03.2023
Укучылар укытучылары ярдәме белән искиткеч әниләренә, дәү әниләренә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр. Подарки своими руками..
-
8 март бәйрәме белән! 07.03.2023
Буген мэктэптэ 8 март-халыкара хатын-кызлар кэненэ багышланган бэйрэм концерты булды. Укучыларыбыз бик матур чыгышлар эзерлэгэннэр. Шундый эчтэлекле бэйрэм эчен аларга хэм сыйныф житэкчелэренэ зур рэхмэт. Кызларны, хатын-кызларны бэйрэм белэн котлыйбыз!
-
Аҗаган-2023. Зарница-2023 04.03.2023
Сегодня в школе прошла военно-спортивная игра «Зарница - 2023». Организатором соревнования был учитель физкультуры Минуллин Р. Н. В «Зарнице» приняли участие вся школа. Участники среднего звена разделились на две команды: «Пионеры», «Экстрим». Перед началом игры, командирами команд были сданы рапорта командующему. В роли командующего выступил директор школы Закиров А. Б. Он оповестил детей о начале военно - спортивной игры. Минуллин сообщил об этапах, которые им предстоит пройти. Игра «Зарница» была проведена и в спортзале, и на свежем воздухе, и была построена в форме военно-спортивной эстафеты, где команды продвигались по определенному маршруту. Игра началась с общего построения команд. Каждая команда показала строевую подготовку и исполнение песни. Дальше ребятам для прохождения этапов игры необходимо было проявить силу, смекалку, ловкость, выносливость!
Дети с интересом выполняли все задания, с удовольствием проводили время на свежем воздухе. В конце игры выпустили газету, где показали все маршруты игры.
По окончании игры объявили результаты конкурса. По итогам игры победу одержала команда «Экстрим». Команды получили грамоты. Все ребята остались довольны. Молодцы! -
Эхо веков в истории семей-Тарихта без эзлебез 02.03.2023
Буген Биектаунын 3 номерлы мэктэбендэ "Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез"- дип исемлэнгэн шэжэрэлэр фестивале узды.Безнен мэктэптэн Суыксу аылыннан Шигабиевлар гаилэсе катнашты.Алар узлэренен искиткеч матур эчтэлекле чыгышлары белэн "Преемственность поколений" номинациясендэ жину яуладылар.Аларны чын кунелдэн котлыйбыз.Яна урлэр яулауларын телибез.
Сегодня в школе № 3 Высокогорского района прошел фестиваль родословных "Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез".Из нашей школы приняла участие семья Шигабиевых из села Суксу.Своими яркими выступлениями они стали победителями в номинации "Преемственность поколений".Поздравляем! Желаем дальнейших успехов.
-
Ватанны саклаучылар көне 28.02.2023
22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә карата "Чын егетләр турниры" булып узды. Ике командага бүленеп егетләр көч сынашты. "Разведчиклар" һәм "Морпех" командалары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Төрле кызыклы сорауларга җавап таптылар, төз ату буенча, мәкальләр язу , командирлар ярышы - барсы да оешкан төстә барды. Егетләребез молодцы!
- Постановление 27.02.2023
-
Мәктәп тарихы 22.02.2023
МӘКТӘП ТАРИХЫ
Туган җир, Туган нигез, Туган мәктәп! Нинди игелекле, мәрхәмәтле бу сүзләр. Һәр кеше өчен үз туган җире, мәктәбе кадерле, якын. Бер гасырга якын тарихы булган мәктәбебез дә онытылмаслык хатирәләрен саклый. XX гасыр башында Суксу авылында зур мәдрәсә була. Анда һәр елны 80ләп шәкерт укыган. Аларны Фатыйх һәм Шәех исемле ике мулла укыткан. Фатыйх мулланың үз йортында аның хатыны - абыстай 60 тан артык кызга дәресләр бирә, аларны гарәп графикасы нигезендә укырга-язарга өйрәтә.
1929 нчы елны мәдрәсәне башлангыч мәктәп итәләр. 1938 нче елда мәчетнең манарасын кисеп төшерәләр. 1940 нчы елда мәктәп җидееллыкка әйләнә. 1941 нче елга кадәр шундый мәктәп күрше Чәмәк авылында да була, соңрак ул Суыксуга күчерелә. 1941 нче елның җәендә бинаны, сүтмичә генә, бүрәнәләр кушып, ике катлы итеп эшлиләр. Башлангыч мәктәп вакытында аның беренче мөдире булып Шакиров Г.И. эшли. Җидееллык мәктәпкә әйләнгәч, 1940 нчы елдан башлап, директорлар шактый еш алышынып торалар. Иң озак эшләүче җитәкчеләрдән: Туктаров А.Т.(11 ел), Сәгъдиев Ф.Ф.(12 ел), Гарипов Р.Н.(25 ел) лар була. Сугыш елларында укуы авыр була, бигрәк тә салкын кышлары газаплы үтә. Кирпечтән салынган мичләр җылыны аз бирә, чи агач юньләп янмый. Балалар дәрестә өскә бишмәт, телогрейка, башка бүрек киеп утыралар. Савытында кара туңа, аны укучылар, сулышлары белән җылытып, эретеп язалар. 7 сыйныфны бетергәннән соң, балалар 5 чакрым ераклыктагы Дөбъяз урта мәктәбенә йөреп укыйлар.
1961 нче елны, төнлә янгын чыгып, мәктәп бинасы янып бетә. Янгыннан соң укучыларның бер өлешен “Сигнал” аяк киеме тегү артеле бинасына, бер өлешен медпунктка һәм китапханәгә урнаштыралар. Мондый шартларда уку укучыларга да, укытучыларга да бик кыенга туры килә. Класслар начар җылына, кыш көннәрендә салкын була. Район һәм авыл халкына, яңа мәктәп төзү өчен, ныклы кадр кирәк була. Суыксу мәктәбенең тарих укытучысы Сәгъдиев Фоатка мөрәҗәгать итеп карыйлар. Ул, эшнең авырлыгын һәм җаваплылыгын белсә дә, мәктәп директоры булырга риза була. Районнан, укучылар укый торган биналарны ремонтлау өчен, бераз акча бирелә. Шул акчага 1965 нче елда яңа бина төзелә башлый. Мәктәп салу эше бик авыр була. Авылдагы ирләр белән урманда 10 ар көн буена агач кисәләр. Барысы да кул көче белән башкарыла. Агачны урман авызына чыгарырга, аннан авылга ташырга кирәк. Бу эшләр барысы да атлар ярдәмендә эшләнә. Ниһаять, 1967 нче елда укытучылар, ата-аналар, авыл халкы һәм укучылар көче белән кирпечтән яңа мәктәп салынып бетә. Яңа мәктәптә Ташсу, Чәмәк, Кындырлы, Зур Рәс, Кече Рәс авылы балалары да килеп укый башлый. Аларга кайтып-килеп йөрергә ерак булганлыктан, интернат төзү кирәклеге алга килеп баса. Бераздан ул да хәл ителә. Соңрак читтән килеп эшләүче яшь укытучылар өчен йорт та җиткерелә. Мәктәп яшь, белемле укытучылар белән тулыландырыла. Сәгъдиев Фоат эшләгән дәвердә Суыксу сигезьеллык мәктәбе районда һәрвакыт алдынгы урыннарда була. Күчмә Кызыл байрак өч ел рәттән безнең мәктәпкә бирелә.
1987 нче елда, күп директорлар алышынгач, үз авылыбыз кадры – яшь, талантлы белгеч – Гарипов Рафаэль Насыйх улы директор итеп билгеләнә. 1987 нче елның апрелендә мәктәп урта мәктәп статусын ала. 1990 нчы елда, янкорма өстәлеп, мәктәп зурайтыла. 1992 елда газ кертелә, 2000 нче елда уку йортына спортзал бинасы бирелә. Елдан-ел мәктәп бинасы төзекләндерелә, матурлана. 1992 нче елда газ кертелә, 2000 нче елда уку йортына спортзал бинасы бирелә. Елдан-ел мәктәп бинасы төзекләндерелә, матурлана.
2012 нче елдан мәктәпне Камалов Марат Радик улы җитәкли. Ул эшләгән дәвердә мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Аның эшен 2021 елдан шул ук мәктәпнең чыгарылыш укучысы, тарих укытучысы Закиров Айрат Булат улы дәвам итә.Бүгенге көндә мәктәптә 39 укучы белем ала. Укучылар җирле үзидарә территориясенә кергән 4 авылдан йөреп укый. Барлыгы 9 класс. Мәктәптә белем бирү татар телендә алып барыла.
Мәктәптә 15 укытучы белем бирә. Алар арасында:
1 - ТРның атказанган укытучысы,
1 – РСФСРның Мәгариф отличнигы,
2 –“РФнең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре” билгесе иясе,
4 – “Мәгарифтәге казанышлары” билгесе иясе,
1- өстенлекле мили мәгариф проекты җиңүчесе,
7-"Безнең иң яхшы укытучы" гранты иясе,
1- "Безнең иң яхшы директор" гранты иясе,
7- РФ һәм 10– ТР Фән һәм Мәгариф министрлыгы грамоталары белән бүләкләнгән укытучылар бар.
Укытучыларның 3 се - югары категорияле, 12 се - I категорияле укытучы. 5 укытучы - “Ел укытучысы” район конкурсы лауреатлары.
Мәктәпне соңгы елларда 2 укучы - алтын һәм 14 укучы көмеш медальгә тәмамлады. Укучылар, район, республика күләмендә үткәрелгән барлык конкурсларда да катнашып, призлы урыннар ала. Район олимпиадаларында татар теле, рус теле, физкультура буенча I-III урыннар яулана. Республика олимпиадасында мәктәп укучылары рус теле буенча III һәм татар теле буенча IV, VII урыннар алды. Мәктәп район күләмендә үткәрелә торган “Ел мәктәбе” конкурсында уңышлы катнаша (2001 ел – III урын, 2002 ел – II урын, 2003 ел – III урын, 2004 ел – III урын, 2005 ел – II урын, 2006 ел – I урын, 2007,2008 ел – V урын, 2013 ел- II урын , 2014 ел - II урын.2018 – “Школа года”, 2020 – “Школа года”. Бу уңышларыбыз – директорның эшне оста оештыра белүе, укытучыларның фидакарь хезмәте, укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе.
-
Туган тел көне белән! 21.02.2023
21 нче февраль- Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне максат итеп, «Туган телем-Тукай теле» дип аталучы шигырь бәйрәме үткәрелде. 6-9 сыйныф укучылары туган телебез турында бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Оештыручы: Сәгъдиева Э. К.
-
Милләтем-горурлыгым 21.02.2023
Бүген туган тел көне уңаеннан районыбызда да бик матур эчтәлекле чара-"Милләтем-горурлыгым" -дип исемләнгән туган телләр фестивале үтте.Әлеге чарада 6 сыйныф укучысы Сабирова Нурия катнашып, җиңүче дипломына лаек булды. Нурияне чын күңелдән котлыйбыз. Җитәкчесе: Гарипова К. Б. Бәйрәм белән! Туган телебезгә хөрмәт киләчәк буыннарга да күчсен иде!