МБУДО «Центр внешкольной работы «ТУЛПАР» Высокогорского муниципального района РТ»/ТР Биектау муниципаль районы "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эшләр узәге" балаларга өстәмә белем биру муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422731, РТ, Высокогорский район, с.Мульма, ул.Центральная д.20 а |
Телефон: | +7(843)-652-38-67 |
E-Mail: | cvr.vgora@tatar.ru, cvrtulpar@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБУДО "ЦВР "ТУЛПАР" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Кутенина Наталья Александровна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 960 детей |
У нас учат: | 47 педагога |
Новости ЦВР "ТУЛПАР"
Слет военно-патриотических клубов
Опубликовано: 18.10.2014Республикада сынатмадылар.
Безнең Ямаширмә мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган бер генә чарадан да читтә калмыйлар, һәрвакыт актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар.
Менә республика күләмендә уздырылган “Хәрби спорт уеннары” слетында да катнашу насыйп булды. Мондый спорт ярышларында укучыларыбызның беренче тапкыр катнашуы. Слетка республиканың 18 район мәктәпләреннән командалар килде. Ярышлар программа нигезендә 12-15 яшьлек укучылар өчен иде. Мәктәбебезнең “Яшь патриотлар» клубыннан 6 малай һәм 4 кыз катнаштылар. Программа үз эченә бик күп ярыш төрләрен алган иде: туризм, автоматны вакытка җыеп-сүтү, аркан тартышу, төрле араларга йөгерү. Бу слет балаларның өлгерлеген, зирәклеген, тапкырлыгын сынау максатыннан оештырылган иде. Безнең команда укучылары да сынатмады, үзләренең уңганлыкларын вакытында күрсәтә белделәр. Укучыбыз Миңнуллин Айрат 60 метр арага йөгерүдә 2нче урынны яулады. Шулай ук “Туризм ярышлары”нда команда 2 урынга лаек булды. Республика күләмендә үткәрелгән мондый слетта катнашып, шундый дәрәҗәләргә ирешү безнең өчен зур куаныч.
Сүз уңаеннан, 9 нчы сыйныф укучылары район күләмендә уздырылган “Глава олимпиадасы”нда катнашып та ике ел рәттән 1нче урынны яулаган иде. Билгеле инде, балаларны спорт ярышларына әзерләүдә укытучылар коллективының да өлеше зур.
Менә шундый тырыш балалар укый бездә, чыннан да, алар белән горурланырлыгыбыз бар.
Команда җитәкчесе, Ямаширмә урта мәктәбенең иминлек дәресләре һәм балаларга өстәмә белем бирү укытучысы Сибгатуллин К.А.
К списку новостей