• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБУДО «Центр внешкольной работы «ТУЛПАР» Высокогорского муниципального района РТ»/ТР Биектау муниципаль районы "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эшләр узәге" балаларга өстәмә белем биру муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422731, РТ, Высокогорский район, с.Мульма, ул.Центральная д.20 а
Телефон: +7(843)-652-38-67
E-Mail: cvr.vgora@tatar.ru, cvrtulpar@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУДО "ЦВР "ТУЛПАР"
Тип УДО: Многопрофильные
Руководитель: Кутенина Наталья Александровна
Год основания учреждения: 2010
У нас учатся: 960 детей
У нас учат: 47 педагога

Новости ЦВР "ТУЛПАР"

отчетный концерт в Казакларе

Опубликовано: 31.03.2011

 

Март аеның ямьле бер язгы кичендә Казаклар  авылы мәдәният йортында “Тулпар”  мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүче балаларның “Тыңларсыңмы җырларымны” дип аталган иҗат концерты булып узды.

        Без Казаклар авылына нәкъ концерт башланыр алдыннан, кичке сәгать  җидедә килеп җиттек. Бөтен авыл халкы: олысы, кечесе мәдәният йортына ашыга иделәр. Без килеп кергәндә сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, яшь артистлар чыгыш алдыннан була торган дулкынлану белән концерт башлануны көтә иде.

           Концертны оештырып сәхнәгә куючы укытучылар Алсу һәм Илдүс Минһаҗевлар. Соңгы елларда балаларның иҗат концерты Казаклар авылында традициягә  әйләнеп бара. Бу - “Тулпар” мәктәптән тыш эшләр үзәгенең  Казаклар мәктәбе,   әти - әниләр ярдәме белән бер булып, бердәм булып эшләү нәтиҗәсе. 

          Концерт дәвамында бала  чакка кайтып хәтирәләрне яңартып утырдым. Мин үзем дә шул балалар кебек Олы Кавал авыл сәхнәсендә җырлап, биеп үскән кеше. Ул вакыттагы клуб мөдире Саҗидә апа бәйрәм якынлаша башлауга мәктәпкә менә иде дә: “Кызлар, әдәгез әле концерт оештырып алыйк, сездән башка бәйрәм үтми”,- дип безнең күңелләрне үстереп җибәрә торган иде. Ә без шатланышып риза була  идек. Клуб тулы халык кул чабып безнең аызыклы скетчларны карап утыра иде. Миңа калса, хәзер мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең мәктәп белән бергәләшеп, аңлашып эшләүләре җитми. Бу уртак эштә бернче адымны  клуб мөдирләре ясарга тиештер дип уйлыйм. Бик кызганыч күп очракта мәдәният йорты ишекләре кичләрен ябык тора. Яшьләр кая барып сугылырга белми тилмереп йөри. Яшьләрне тәрбияләүдә, аларга дөрес юнәлеш бирүдә мәдәният учакларының роле әйтеп бетергесез  зур. Нәкъ менә шул максаттан чыгып караганда, Казаклар авылында балалар көче белән әзерләнгән концерт тәрбия чарасының матур бер  үрнәге булды.

         Укытучы Алсу апалары хәләл җөфете (шулай ук укытучы) Илдүс абыйлары белән бик матур кичә әзерләгәннәр. Иҗатка тартылучы бу талантлы гаиләгә карап мин соклануымны яшерә алмадым. Илдүс баянда өздерә, синтезаторда уйный, ә Алсу аңа кушылып җырлый. Зифа буйлы уллары Алмаз баянда бик оста уйный һәм бик матур җырлый да. Быел район “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә вокал - ансамбль номенациясендә лаеклы 1 нче, үзе генә башкарган җыр белән  2 нче урынны  яулаган. Кызлары Гөлназ барысын да уздыра бугай. Матур итеп бии дә, җырлый да, синтезаторда да уйный. Гомумән, бу гаилә  иҗат дөньясында   кайнап яши һәм үзләре артыннан  башкаларны да ияртә.      

        Мин үзем күп еллар авыл мәктәбендә эшләгәнлектән авыл укытучысының, бигрәк тә Алсу кебек татар теле укытучысының, авыр хезмәтен беләм. Көн дә дәфтәр тикшерү, изложение, диктант, иншалар тикшерү, балаларны имтиханга әзерләү дисеңме, төрле конференцияләрдә катнашу дисеңме һ.б, һ.б...санап бетергесез. Шул ук вакытта әле син үзеңнең әни кеше икәнеңне, ир хатыны булуыңны, абзардагы малларыңны да онытмаска тиеш. Менә шул хезмәтнең барысын да үрнәк итеп алып бара торган ханым ул - Алсу Фәрит кызы. Бу яктан Казаклар мәктәбе балалары бик бәхетле.         

          Талантлы укытучыларның, әлбәттә, балалары да талантлы була. Сәләхов Фәнис, Исхаков Таһир, Сафиуллин Динар, Зиннәтов Алмаз баянда өздереп уйныйлар. Фаекова  Дилә, Сабирҗанова Зилә, Кадыйрова Гөлзидә, Хәйдәрова Раилә, Кадыйрова Алинә, Фаекова Чулпан,  Низамиева Ралия, Минһаҗева Гөлназ синтезаторда уйнап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.

       Яшь талантлар үзләренең артистлык сәләтләрен “Гашыйклар тавы”, “Казан егетләре” спектакльләреннән алынган өзекләрдә дә күрсәттеләр. Әйтергә кирәк, бик уңышлы чыкты. Яшь укытучы Зиннәтова Миләүшә, студент кыз Гайфуллина Ләйсән башкарган ретро җырлар концертны бизәде.

        Өч сәгать дәвамында барган концертта  беркем дә талчыкмады, киресенчә, ял итеп, яшь артистларга кушылып, җырлап утырды. Татар халкы бит ул –талирант халык. Шушы кечкенә генә авыл сәхнәсендә бик күп милләт халкының җырлары, биюләре башкарылды. Сәхнәдә Сабирҗанова Зилә тудырган образларга, аның  үз – үзен тотышына сокланмый мөмкин түгел иде. Аның бер сөйкемле елмаюы гына да тамашачыны әсир итә. Низамиева Раилә үзен бар яктан да профессиональ дәрәҗәдә әзерлекле итеп күрсәтте.

         Ибраһимов Фаил, Зарипов Фәнис, Гыйбадуллина Рамилә, Сафин Дәнис, Садыйкова Гүзәл, Закирова Ландыш, Кадыйрова Алинә, Хәйдәрова Алия, Закирова Чулпан, Гафуров Айрат  укытучы Алсу апалары җитәкләгән бию түгәрәгенә йөреп һөнәрләрен арттыралар.

               Концерт азагында без мәктәп һәм район күләмендәге чараларда актив катнашкан балаларны    мактау кәгазьләре белән бүләкләдек. Балалар тәрбияләүгә  керткән хезмәтләре очен  Алсу Фәрит кызына һәм Илдус Котдус улына мәгариф бүлегенән рәхмәт хатларын тапшырдык. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гаязов Рамил яшь талантларга уңышлар теләде һәм аларга һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булуын белдерде.

         Кадерле балалар, сезнең кебек иҗатка омтылган яшьләрнең  күңелендә начарлык булмас, тормышта үз урыннарыгызны табарга ходай сезгә ярдәм итсен!

        Без Казаклар авылыннан күтәренке  кәеф белән кайтыр юлга кузгалдык.



К списку новостей