• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Высокогорский детский сад "Сандугач" комбинированного вида Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/“Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Высокогорский детский сад "Сандугач" комбинированного вида Высокогорского муниципального района Республики Татарстан/ “Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422701, с. Высокая Гора, ул. Хайдара Бигичева, д. 7
Телефон: +7(843)-653-29-71
E-Mail: Sandugach_vgora@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Высокогорский детский сад "Сандугач" комбинированного вида"
Руководитель: Зиннурова Гульнур Исмагиловна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 338
У нас учат: 28

Админ регламент 914 от 15_09_2022.pdf

Чәк-чәкнең туган көне!

Опубликовано: 01.11.2023

Чәк-чәкнең туган көне!

2023 ел-Милли мэдэниятлэр hэм гореф-гадэтлэр елы дип игълан ителде. Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне борынгы әби-бабаларыбызның рухи хәзинәсе булган милли бәйрәмнәрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Сабыйларны халкыбызнын милли бәйрәмнәре, киемнәре, гореф-гадәтләре, моңнары белән таныштыру, милләтебезгә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүне кечкенәдән башлау зарур. Әлеге максаттан, “Сандугач” балалар бакчасында һәрдаим кызыклы милли чаралар үткәрелә. Шуларның чираттагысы - “Чәк-чәк бәйрәме”

Халкыбызның милли ризыгы булган чәк-чәк күптән инде гаилә табыннарыннан киң дөньяга чыкты. Ул космоста да булды,  Казанда 2018 елда узган FIFA ярышларын ачу тантанасына рекордсмен чәк-чәк тә әзерләнде. Шуна да 14 нче октябрьдә барлык бәйрәмнәр арасындагы иң татлы, иң баллы, иң тәмле бәйрәм - чәк-чәк көне билгеләп үтелә. Кояш һәм кунакчыллык символына әйләнгән табыныбыз күркен, бөтен дөнья буйлап, кем генә белми дә, кем генә яратмый икән!? Әлеге бәйрәмнән без дә, “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячеләре, сабыйлары, әти-әниләре, читтә кала алмадык.

Риваять буенча, кайчандыр Болгар ханы үз балаларының туена моңарчы бер дә кеше татып карамаган тәм - том бүләк итәргә тели. Ханның таләпләре дә була: ул җиңел әзерләнергә, озак сакланырга һәм бәйрәм табынын бизәргә тиеш. Шулай ук ул бу сый алга таба Болгар ханлыгы символына әйләнергә тиеш була. Хан бик күп ризыклар татып карый, әмма барлык таләпләргә бер көтүче хатыны пешергән тәм-том гына туры килә: ул аны бал, йомырка һәм оннан ясаган була. Сый үзе җиңел, үзе искиткеч тәмле тоела ханга.Бүген дә табын күрке булган чәк-чәк әнә шул заманнардан килеп җиткән безгә. Чәк-чәкнең төш кисәкләре, гаилә әгъзалары һәм туганнар кебек, бал белән бер-берсенә яхшылап беркетелгән, хәзер гади тоелган сый  - туганлык, бердәмлек символы.

Дөрестән дә, әлеге чара тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтне тагын да ныгытты,берләштерде. Бәйрәм төркемнәр арасында бәйге рәвешендә үткәрелде.Һәр төркем үзенең купшы, затлы, кабатланмас чәк-чәген пешереп, жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Әлеге бәйрәм  күпмедер дәрәҗәдә татар халкының данлы сые - чәк-чәккә мәдхия җырлау булды. Бәйге  барышында милли ризыгыбызның килеп чыгышы, әзерләү ысуллары искә алынды. Балаларның шаян, кызыклы шигырьләре, әти-әниләрнең күнелле җырлары, бабайларның гармун көйләре бәйрәмне искиткеч бизәде. Халкыбызның кунакчыл, ачык йөзле булуы тагын бер расланды.

Мили йолаларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, күнелләренә миллилек орлыклары салу - безнең бурычыбыз! Әлеге бурычыбызны онытмасак һәм төгәл үтәсәк иде!



К списку новостей