• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Высокогорский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Высокогорский детский сад "Сандугач" комбинированного вида Высокогорского муниципального района Республики Татарстан"/“Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Высокогорский детский сад "Сандугач" комбинированного вида Высокогорского муниципального района Республики Татарстан/ “Татарстан Республикасы Биектау районы “Сандугач” катнаш төрдәге балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422701, с. Высокая Гора, ул. Хайдара Бигичева, д. 7
Телефон: +7(843)-653-29-71
E-Mail: Sandugach_vgora@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Высокогорский детский сад "Сандугач" комбинированного вида"
Руководитель: Зиннурова Гульнур Исмагиловна
Год основания учреждения: 2014
У нас учатся: 338
У нас учат: 28

Админ регламент 914 от 15_09_2022.pdf

Карга боткасы

Опубликовано: 26.03.2021

"Кояш, кояш, чыкык! 
Майлы ботка бирермен!
Майлы ботка казанда
Алтын кашык базарда." 

Татар халкының беренче язгы бәйрәме-  «Карга боткасы». Элекке заманда ук әбиләр, язны каргалар алып килә, дип уйлаганнар. Һәм шуның өчен һәр язда, каргалар килер алдыннан, “Карга боткасы” бәйрәмен үткәргәннәр. Бу көнне балалар матур итеп киенеп,  йорттан йортка кереп,  ярма, сөт, май, шикәр, йомырка җыеп йөргәннәр. Бәйрәмдә   шигырьләр сойләгәннәр, җырлар җырлаганнар, татар  халык уеннары  уйнаганнар.   Халык калкулыкка җыелып, учак яккан  һәм зур казанда ботка әзерләгән. Шау-шулы күңел ачудан соң, бар кешегә   ботка өләшкәннәр. Беренче  кашыкны бөтен дөньяга тынычлык һәм мул уңыш теләп, җиргә биргәннәр. Икенчесен – җирдә тереклек саклый алсын өчен, суга. Өченчесе – кояшлы көннәр күп булсын һәм вакытында яңгырлар явып торсын өчен, һавага, ә дүртенчесе – яз өчен рәхмәт әйтеп, каргаларга бирелгән. Шуннан соң ботканы бәйрәмдә катнашучыларның барысына да өләшкәннәр.    

“Сандугач”  балалар бакчасында ел саен сабыйлар  өчен “Карга боткасы” бәйрәме үткәрелә. Быел да без бу бәйрәмнән читтә калмадык.  Балаларга кунакка Әби, Шәвәли, кара каргалар килде. Шәвәли исемле малай, бик шук,  шаян, ләкин кошларны  кыерсытырга ярата.  Балалар моны күргәч, Шәвәлигә кошларга тияргә ярамаганны, аларның файдалы булулары  турында сөйләп бирделәр. Аннан соң алар бергәләп  “Түбәтәй”, “Куш кулым”, “Түгәрәк уен” шикелле  татар халык уеннарын уйнадылар, яз турында табышмаклар әйтелде. Әлеге чарада барлык кунаклар, олысы да, кечесе дә үзенең сәләтен, тапкырлыгын , зирәклеген, көчен күрсәтте. Аннан балалар рәхәтләнеп җырлап, биеп, әйлән – бәйлән әйләнделәр. Бәйрәмгә килгән һәрбер сабый күтәренке кәефле, шат күнелле иде. Ахырдан кунакчыл әбекәй килеп,әлеге бәйрәмнең гореф – гадәтләре, традицияләре турында сөйләде, балаларны ботка ашарга чакырды.  Ботка искиткеч тәмле булып пешкән, ә кунакларның тамаклары, саф һавада уйнап арганнан соң, бик нык ачыккан иде. Балалар, әбинең сүзләрен истә тотып, ботканың саллы өлешен тиешенчә иң беренче җиргә, суга, күккә һәм каргаларга бүлеп бирделәр. Бәйрәм рухына чумган малайлар һәм кызлар, бер-берсенә изге теләк тели- тели, тәмле, файдалы боткадан авыз иттеләр. Чөнки элек – электән “Карга боткасы” ашаган кеше ел буе сәламәт һәм бәхетле булачак дип саналган.



К списку новостей