• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Высокогорский детский сад «Байгыш» комбинированного вида Высокогорского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422701, РТ, Высокогорский район, с. Высокая Гора, ул.Рождественская, д.2
Телефон: +7(963)-121-54-78
E-Mail: baygish2020@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Высокогорский детский сад «Байгыш»
Руководитель: Диярова Эльвира Раисовна
Год основания учреждения: 2020
У нас учатся: 430
У нас учат: 30

Новости

Сабантуй

Опубликовано: 15.06.2022

Ямьле җәйнең башында халкыбызның иң яраткан мили бәйрәме Сабантуй кунак була.  Әйе,  татар халкының сагынып көтеп алган  бәйрәме борынгы да һәм яңа да, шуңа ул күңелләргә бик якын да, яңалыгы, төрлелеге белән кызыклы һәм мавыктыргыч та. Сабантуй -  халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.
 

       Бәйрәм атамасы борынгы төрки “сабан” һәм “туй” сүзләреннән килеп чыккан. Элегрәк Сабантуй карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләренә 2-3 атна кала үткәрелгән, хәзер аны кыр эшләре тәмамлаганнан соң бәйрәм итәләр.
Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа.

      Иске заманда Сабантуй бәйрәме зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре озак барган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иң кадерле бүләк булып саналган. Сөлге җыю, гадәттә, җыр-бию, уен-көлке белән бергә алып барылган. Бәйрәмнең иң югары ноктасы - мәйдан. Биредә йөгерү, сикерү, милли көрәш буенча ярышлар, ат чабышлары үткәрелгән.
 

      Борынгы Сабантуй бәйрәме акрынлап матур, заманча бизәкләр белән тулыландырыла.  Шулай да бәйрәмебезнең асылы гасырдан-гасырга күчеп, сакланып килә.   Сабантуйның дәвамлылыгы, гасырлардан гасырларга, еллардан елларга күчеп бара алуы аның гомумхалык бәйрәме булуында.  Бу бәйрәмдә өлкән кешеләрнең дә, урта яшьтәгеләрнең дә, яшь - җилкенчәкнең дә, яшүсмерләрдән алып сабый балаларга кадәр үз урыны, үз вазыйфасы бар. Үзенчәлекле билгеләре, кагыйдәләре, асыл  нигезләре әле балалар бакчасыннан ук сабыйлар күңеленә салынса, балалар ул бәйрәмнәргә аңлабрак, белебрәк катнашалар һәм  катнашуларыннан тәм табалар.

 

      Биектау районы «Байгыш» балалар бакчасында үткәрелгән җәйнең иң олы бәйрәме балалар күңелендә озак сакланыр, әти-әниләр белән берлектә булганга аеруча бер рәхәтлек белән исләрендә калыр. Тикмәгә генә халкыбыз “Ана сэте белән кермәсә, тана сөте белән керми” дими. Халкыбызның рухи байлыкларын әнә шулай “ана сөте белән” бала күңеленә салу юнәлешендә “Байгыш” балалар бакчасы нәтиҗәле эшли. Бүген дә ат чабышлары, капчык киеп йөгерү, мендәр сугышы, йомырка кабып узышу, кашык белән су ташу, балык тоту, чүлмәк вату  кебек үзенчәлекле ярышлар, кызыклы әбием уеннары балаларның зур җанлылыгы белән барды. Ә уеннарны оештыруда әти-әниләр бик теләп катнашты. Балалар  милли киемнәргә киенеп милли мохит тудырдылар. Түбәтәйле малайлар, чигүле матур калфаклар кигән кызлар мәйдан бизәге.

    Таныш милли көйләрне ишетеп балалар кушылып җырлыйлар, дәртле бию көйләренә аяклар тыпырдап бию хәрәкәтләре ясый. Балалар барысы да шушы бәйрәм рухы белән яши башлыйлар. Концерттан соң балалар төркемнәрдә үзләре чиратлап төрле ярышларда катнашалар, көч сынашалар. Шунысы игътибарга лаек: ярыш тукталышларында балаларны әти-әниләре үзләре каршылый һәм бәялиләр. Балалар милли бәйрәмне үткәрүнең нечкәлекләрен үз тәҗрибәләре аша, ярышып, уйнап күңелләренә сеңдерделәр. Шул ук вакытта күпләре ярышу, алга омтылу, максатыңа ирешү өчен тырышу кирәклегенә дә беренче чирканчыкларын шушы ярышлар вакытында алалар. Бакчада үткәрелгән бәйрәм бер үк вакытта истәлекле күңел ачу да, бик үтемле тәрбия чарасы да булып хезмәт итә.

       Шушы бәйрәмдә туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү, халык бәйрәмнәрен саклап калу, аларны кабат җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм мәдәниятен баету, халыклар дуслыгын ныгыту юнәлешендә зур бер адым ясалды диясе килә. 

 



К списку новостей